В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада Белоруссия, Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан президентлары катнашачак
Фото: Денис Гордийко
Исегезгә төшерәбез, ярышларда дөньяның 107 иленнән 2 меңгә якын кеше катнаша. Турнир яңа дисциплиналар буенча заманча технологияләр, цифрлы мохит һәм физик активлык кулланып үткәрелә. Ярышлар 19 нчы февральдә башланды. Бүген тамашачыларны фиджитал-хоккей, фиджитал-баскетбол, лазертаг һәм спортның башка төрләре буенча ярышлар көтә. Турнирның тулы программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Кунаклар һәм «Киләчәк уеннары»нда катнашучылар өчен 33 кунакханәдә 2640 номер һәм Универсиада авылында 1,2 мең бүлмә әзерләнгән. Турнирны кабул итү һәм оештыручы булу хокукы өчен 19 шәһәр көрәшкән иде.