Турнирда Россия җыелма командасы лидерлары Ирек Ризаев һәм Екатерина Круглова катнашачак.
Фото: Денис Гордийко
Шимбә көнне «Урам» экстрим-паркында рәсми күнегүләр һәм квалификация узышлары планлаштырылган, ә якшәмбе көнне финаллар узачак, дип хәбәр ителә ТР Спорт министрлыгы сайтында. Россия Кубогы барлыгы алты этаптан торачак.
Турнирның туры трансляциясе Россия велосипед спорты федерациясенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә алып барылачак. Тамашачылар өчен ярышларга керү ирекле.