Җәйнең беренче көнендә казанлыларны паркларда, скверларда, яр буйларында ял итәргә чакыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). Җәйнең беренче көнендә казанлыларны һәм шәһәр кунакларын ачык җәмәгать киңлекләрендә - паркларда, скверларда, яр буйларында - җылы яллардан көч алырга чакыралар. Биредә шәһәрлеләр өчен һәркемнең күңеленә хуш килерлек чара әзерләнгән, алар белән KZN.RU порталының атналык афишасында танышырга мөмкин.
Балаларны яклау көне
1-нче июнь
Балаларны яклау көнендә Казанда бай эчтәлекле күңел ачу чаралары программасы планлаштырылган. Бәйрәмне балалар һәм аларның әти-әниләре паркларда, скверларда, музейларда, шулай ук Казанның мәдәният йортларында билгеләп үтә алачак.
«Яшел марафон»
1-нче июнь, 9.00 сәгатьтә
Җәйнең беренче көнендә казанлыларны Горький паркына «Яшел марафон»да йөгерергә чакыралар. Физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр 4,2 км дистанцияне үтә ала, ә физик әзерлекле шәһәрлеләр 10 км дистанцияне уза алачак (каршы күрсәтүләр булмаган очракта, медицина белешмәсе бирү сорала).
Моннан тыш, паркта бу көнне инклюзив стартлар узачак. Йөгерешләрдән тыш, кунакларны мастер-класслар, лекторийлар һәм күңел ачу активлыгы көтә. Теркәлү мәйданчыкта 9.00 сәгатькә планлаштырылган, аны шулай ук электрон формада узарга мөмкин.
Балалар тимер юлы сезонын ачу
1-нче июнь, 9.00 сәгатьтә
Иртәгә, 1-нче июньдә, Казанда Балалар тимер юлының 12-нче пассажир сезоны ачыла. Ачылган көнне шулай ук яшь тимерьюлчыларның җитештерү практикасы да старт ала.
Бәйрәм тантаналы линейкадан башланачак, анда өлкән сыйныф укучыларына яшь тимерьюлчылар таныклыкларын тапшырачаклар, ә иң актив укучыларга грамоталар һәм бүләкләр биреләчәк. Соңрак биредә концерт, конкурслар һәм аниматорлар белән бәйрәм программасы узачак.
Традиция буенча бу көнне 14 яшькә кадәрге балалар өчен йөрү бушлай була. Яшь тимерьюлчылар казанлыларны һәм шәһәр кунакларын «Молодежная» станциясеннән «Изумрудная» станциясенә кадәр һәм кире йөрергә чакыра. «Радуга» поезды дүрт рейс ясаячак: 10.00, 11.23, 14.15 һәм 15.38 сәгатьтә.
Янгын сүндерү-коткару техникасы һәм кирәк-яраклары күргәзмәсе
1 июньнең 11.00 сәгатьтән
Казанда янгын сүндерү-коткару техникасы һәм кирәк-яраклар өчен интерактив күргәзмәсе узачак. Килүчеләр коткаручыларның заманча техникасын күрәчәкләр, конкурсларда катнашачаклар һәм үзләрен янгын сүндерүчеләр ролендә сынап карый алачаклар.
Янгын сүндерү-коткару техникасы күргәзмәсендә авыр класслы иң заманча янгын автоцистерналары, РМ-500-2 кар-сазлык машинасы, «Sherp» вездеход-амфибия, «Бэстер» мотокөймәсе, янгын сүндерү-коткару квадроцикллары һәм МПС F800GS мотоцикллары булган мобиль комплекс, «Ford Tranzit» авария-коткару автомобиле тәкъдим ителә. Теләге булган һәркем хәрби һәм җылылык саклау киемнәрен һәм янгын сүндерү кирәк-яракларын киеп карый ала, авария-коткару коралы эшен күрә ала.
Биредә үк этләр белән кинологлар үзләренең әзерлекләрен һәм укытуларын тәкъдим итәчәк, ә кар-сазлык чанасы хәрәкәт итү барышындагы маневрларны күрсәтәчәк.
Яшь казанлылар асфальтта рәсем ясау конкурсында һәм суда коткару чараларын кулланып эстафетада катнаша алачаклар.
Күргәзмә «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында 11.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак.
Кабан күле яр буенда Бразилия капоэйрасы
1-нче июнь, 13.00 сәгатьтә
Бразилия капоэйрасын казанлылар Кабан күле яр буенда җәйнең беренче көнендә күрәчәкләр. Биредә Бразилия мастеры һәм Мәскәүдән әйдәп баручы инструкторлар чыгыш ясаячак. Шәһәр халкы һәм шәһәр кунаклары Бразилия ритмы астында куркыныч бәрелешүләр, җитез хәрәкәтләр, кулда басып торулар, тәгәрмәч ясау һәм сикерүләр күрәчәк һәм Португалия телендә җырлар ишетәчәк.
Халыкара сулыкларны чистарту көне
2-нче июнь, 10.00 сәгатьтә
Казанның Глубокое күлдә Халыкара сулыкларны чистарту көнен билгеләп үтәчәкләр. Үзиреклеләр экологик акциядә катнашырга һәм күлнең яр буе территориясеннән чүп-чар җыюга кушылырга чакырыла. Бу көнне күл тирәсен генә түгел, төбен дә чистарту планлаштырыла. Су төбеннән чүп-чарны А.А.Леонов исемендәге Су асты фәнни-тикшеренү отряды аквалангистлары күтәрәчәкләр, ә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре анализ үткәрү өчен су пробаларын алачак.
Чараны ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Рус география җәмгыятенең региональ бүлеге оештыра, алар катнашучыларны җыештыру өчен инвентарь һәм төшке аш белән тәэмин итәчәкләр.
«Имин җәй» балалар бәйрәме
2-нче июнь, 10.00 сәгатьтә
Казанның «Крылья Советов» паркында балалар өчен «Имин җәй» бәйрәме узачак. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала. «Велодобро» хәйрия проекты активистлары балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтәчәк, алар өчен велосипед ремонтлау буенча мастер-класслар, спорт ориентлашуы һәм куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне тоту буенча уеннар үткәрәчәкләр.
«Сүз һәм музыка» проекты финалы
2-нче июнь, 18.00 сәгатьтә
Казанда финал һәм гала-концерт узачак: мелодекламацияләр жанрының иң яхшы артистлары чыгыш ясаячак. Проектның җиңүчесе исеменә алдагы өч тур лидерлары дәгъва кыла: Юлия Рахманюк, Камилә Латыйпова һәм Андрей Кондаков. Хәзер алардан, яңадан сәхнәгә чыгып, шигырьләр иҗат итүләре һәм әсәрләрен музыка астында укулары соралачак.
Федор Шаляпинга багышланган театральләштерелгән тамаша
2-нче июнь, 19.00 сәгатьтә
Кремль яр буенда Федор Шаляпинга багышланган театральләштерелгән тамаша узачак. Шәһәр халкы үзен XIX гасыр атмосферасында тоеп, Россиянең бөек башкаручысы турында күп кенә яңалыклар белә алачак. Тамашага килүчеләр танылган җырчы тормышының иң якты мизгелләрен яңадан искә төшерә һәм бу көнгә кадәр бер генә музейның да экспозициясенә куелмаган Федор Шаляпинның шәхси архивыннан уникаль экспонатларны күрә алачак. Тамаша яр буе пирсындагы төп сәхнәдә узачак.
Ял көннәрендә Кремль яр буенда
1-нче июньнең 11.00 сәгатеннән һәм 2-нче июньнең 12.00 сәгатеннән
Кремль яр буенда ял көннәрендә күп төрле файдалы чаралар узачак, алар арасында кроссфит-күнегүләр, өстәл уеннары, җәйге укулар, концертлар, ачык һавада остаханәләр һәм биюләр булачак. Тулырак мәгълүмат белән яр буеның «ВКонтакте»дагы битендә танышырга мөмкин.