В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар фиджитал-хоккей һәм Dota 2 ярышларында көч сынашачак
Фото: vk.com/gamesofuture
«Киләчәк уеннары»на әзерлек үзенең финал өлешенә якынлашты, без командаларны каршы алабыз. Бүген Казанга 50-60 кеше килә. 21 нче февральдә чараны ачу тантанасы була, бу көнгә меңгә якын кеше киләчәк. Ниһаять, ярышларда катнашучылар Казанга җыела, без моңа бик шат, чөнки әлеге вакыйгага ике елдан артык әзерләндек», – дип билгеләп үтте «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Михаил Леонов.
Турнирда катнашучылар Казанга үз дисциплиналары буенча ярышлар башланырга 2-3 көн кала килә. Алар өчен зур программа әзерләнгән. Мәйданчык белән танышу һәм күнекмәләр үткәрү планлаштырыла (спортчылар урнаша торган кунакханәләрдә махсус буткемплар оештырылган).
Беренче «Киләчәк уеннары» Татарстан башкаласында 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узачак. Алар яңа дисциплиналар буенча, заманча технологияләрне кулланып, цифрлы мохиттә һәм физик активлык белән үткәреләчәк. Ярышларда 107 илдән 2 меңгә якын кеше катнашачак.