Булачак уикенд вакыйгаларының тулы исемлеге белән KZN.RU порталының традицион афишасында танышырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). Чираттагы уикенд якынлаша. Февраль аеның беренче ялларында казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары кино күрсәтү, милли бәйрәмнәр, шулай ук эре спорт чаралары белән таныша алачаклар. Вакыйгаларның тулы исемлеге белән KZN.RU порталының традицион афишасында танышырга мөмкин.
Горький исемендәге паркта 5 чакрымга йөгерү (12+)
1-нче февраль көнне 9.00 сәгатьтә
Parkrun Казан - йөгерергә яратучылар өчен һәр атна саен Горький исемендәге паркта уза торган спорт чарасы. 5 чакрымга йөгерештә, яшенә яки спорт әзерлеге дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучылар исемлегенә эләгү өчен parkrunда бер тапкыр теркәлү узу һәм махсус штрих-код алу да җитә.
«Мин әле үләргә теләмим» фильмын бушлай күрсәтү (6+)
1-нче февраль 15.00 сәгатьтә
Казанда «Мин әле үләргә теләмим» фильмын бушлай күрсәтү циклы дәвам итә. Кинотасма Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел тулуга багышланган, ул 872 көн дәвам иткән камалыш һәм герой-шәһәрнең нәни кешеләре турында сөйли.
Сеанс 1-нче февраль 15.00 сәгатьтә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында (Копылов ур., 2а) узачак. Керү ирекле, фильм 80 минут барачак.
Чуаш автономияле өлкәсе оешуга 100 ел тулу хөрмәтенә концерт (6+)
1-нче февраль 17.00 сәгатьтә
Казанда Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Чуаш автономияле өлкәсе оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Биредә чуаш, татар һәм рус җырларын башкаручы Фәридә Фәйзуллинаның концерты булачак. Концерт залында бәйрәм программасы 17.00 сәгатькә планлаштырылган.
Фортепиано музыкасы концерты (6+)
1-нче февраль 17.00 сәгатьтә
Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә фортепиано музыкасы концерты узачак. Композиторлар Фридерик Шопен һәм Рөстәм Яхинның иң яхшы эшләрен Гонконгта узган Шопен исемендәге халыкара конкурс җиңүчесе Ван Юйцянь тәкъдим итәчәк. Концерт Рахманинов исемендәге залда узачак. Музыкаль кичәгә керү ирекле.
Биатлон буенча һәвәскәрләр узышы (6+)
2-нче февраль көнне 10.00 сәгатьтә
Казанда беренче тапкыр биатлон буенча һәвәскәрләр узышы узачак. Ату инвентарен ярышларда катнашучыларга оештыру комитеты бирәчәк, ә яңа уенчыларга бушлай тренировка һәм ату дәресләрен уздырачаклар.
Ярышларда катнашучыларга ике ату ноктасы белән 1 чакрымлы өч әйләнеш узарга туры киләчәк. Ату өчен газ-баллонлы пневматик винтовкалар биреләчәк. Яшь биатлон яратучылар өчен аерым стартлар оештырылачак: бер ату ноктасы белән 500 метрга ике әйләнешле биатлон ярышлары һәм TimerKids 500 метрга балалар өчен чаңгы ярышы.
Чара «Ак Барс Арена»да узачак. 10.00 сәгатьтә спорт күргәзмәсе эшли башлаячак, катнашучылар старт пакетларын ала һәм ярышларга теркәлә алачак. Шул ук вакытта ачык тренировкалар һәм мәҗбүри ату дәресләре башланачак. Балалар биатлон ярышына – 12.00 сәгатьтә, чаңгы узышына 13.00 сәгатьтә старт биреләчәк. Төп ярыш 15.30 сәгатьтә башлана.
Проектның рәсми сайтындакатнашу өчен теркәлергә һәм турнирлар җәдвәле һәм форматы турында барлык актуаль мәгълүматны алырга мөмкин.
Катнашу өчен оештыру комитетына медицина учреждениесе мөһере, табиб имзасы һәм мөһере булган медицина белешмәсе бирергә кирәк. Белешмәдә катнашучының үзе сайлаган дистанциягә биатлон ярышларына кертелүе күрсәтелергә тиеш.
«Шкодники» кинопроектының яңа сезоны премьерасы һәм кастинг (6+)
2-нче февраль көнне 14.30 һәм 15.00 сәгатьтә
В.И.Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында «Шкодники» балалар юмористик кинопроектының 15-нче юбилей сезонының премьерасы булачак. Тамашачыларга яшь актерлар, аларның әти-әниләре катнашында 26 яңа серия тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар иҗади төркем белән аралаша һәм булачак сезоннарның кинопроцессында катнаша ала.
Кино күрсәтүдән тыш, чара программасында кунаклар белән автограф-сессия, яңа сезонга кастинг һәм төп рольне уйнату да планлаштырылган. Кастинг 14.30-да, куелыш 15.00-дә башлана. Керү ирекле.
«Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестивале (16+)
1-нче февраль 10.00 сәгатьтә һәм 2-нче февраль 9.00-11.00 сәгатьтә
1-нче февральдән 7-нче февральгә кадәр Казан дәүләт медицина университеты «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» дигән медицина фестивален үткәрә. Традицион һөнәри юнәлеш бирү чарасы кысаларында факультетлар презентацияләре үткәреләчәк, дәвалау оешмалары, Казан дәүдәт медицина университеты музейлары буенча экскурсияләр узачак, тренинглар, конкурслар, психологик тестлар оештырылачак.
1-нче февральдә медицина өлкәсендә эшләргә хыялланган укучылар Татарстанның үзәк район хастаханәләренә, шулай ук Казанның алдынгы дәвалау һәм профилактика оешмаларына экскурсиягә килә алачак. Университетның һәр факультеты эш бирүчеләр белән бергә үз белгечлекләрен тәкъдим итәчәк. Шул ук көнне баш табиблар медицина университетын тәмамлаучылар белән очрашачак һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.
2-нче февральдә барлык теләүчеләр университет белән якыннанрак танышу, аның җитәкчесе, профессор Алексей Созинов белән очрашуда катнашу мөмкинлегенә ия булачак.
Моннан тыш медицина квесты һәм медицина квизы үткәрү планлаштырылган. Җиңүчеләрне университеттан истәлекле сувенирлар көтә, дип хәбәр итә Казан дәүләт медицина университеты матбугат хезмәте. Расписание белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Winter Drift Cup турниры (12+)
1-нче һәм 2-нче февраль 12.00 сәгатьтә
Татарстан башкаласында ял көннәрендә «Ак Барс Арена»да Winter Drift Cup узыш турнирының икенче этабы узачак. Шимбә көнне кунакларны Clubturbo winter drift cup, ә якшәмбе көнне - Agregatka Winter Drift Cup көтә.