Казанлылар «Бөек дала алтыны» экспозициясе белән интерактив форматта таныша алачак
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче июнь). Казан Кремленең Гавами урыннарындагы күргәзмә залларында беренче арт-медиация узачак, анда килүчеләр интерактив форматта «Бөек даланың алтыны» экспозициясе белән таныша алачак.
Арт-медиациядә, гадәти экскурсияләрдән аермалы буларак, күргәзмә турында белеп кенә калмыйча, үз тәэсирләрең белән уртаклашып һәм күргәннәрең турында фикер алышып та була. Бу эштә музейның медиатор-хезмәткәре ярдәм итә, ул күргәзмә киңлеге һәм кунак арасында арадашчы була.
«Безнең диалог вакытында сакларның кем икәнен аңларга тырышырбыз, алар турында риваятьләр тыңларбыз һәм аларның борынгы заманның чын вакыйгаларына катнашы бармы-юкмы икәнен аңларбыз; «җанвар стилендәге» алтын шедеврлардан ләззәтләнербез һәм хайваннарның нинди һәм ни өчен ювелирлар өчен объектлар булуын фаразларга тырышырбыз, шулай ук ни өчен курганнарга кешеләр белән бергә күп атлар күмелгәнен белербез», - дип сөйләде «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Гавами урыннардагы күргәзмә заллары директоры Ксения Яровинская.
Арт-медиация 22 нче июньдә узачак, чара 16:30 сәгатьтә башлана. Керү – түләүле.
Элек KZN.RU порталы Көнчыгыш Казахстан тарих-туган якны өйрәнү музее коллекциясеннән «Бөек даланың алтыны» күргәзмәсе ачылуы турында хәбәр иткән иде. Экспозициядә Бакыр гасырдан алып иртә Урта гасырларга кадәр төрле чорларның 15 меңгә якын экспонаты тәкъдим ителгән. Алар арасында Көнчыгыш Казахстанда табылган сак мәдәнияте элитар һәйкәлләре бар.