Эшләрне Казан дәүләт мәдәният институтында күргәзмәдә тәкъдим итәчәкләр
15 мартка кадәр «Беренче апрель – Беренче җиңүләр» халыкара рәсем һәм карикатура конкурсына эшләр кабул итү ачык. Катнашучыларның рәсем сәнгате һәм графикасы Казан дәүләт мәдәният институтында күргәзмәдә урнаштырылачак.
Иҗади эшләрне теләсә нинди техникада (акварель, май, карандаш һ.б.) башкарырга була. Конкурста ике номинация – рәсем сәнгатендә иң яхшы плакат һәм иң яхшы комикс.
Катнашучыларның әсәрләрен 5–7 яшь, 8–11 яшь, 12–14 яшь, 15–19 яшь, 19 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр, карикатура жанры мастеры категорияләрендә бәяләячәкләр, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» МБУдә.
Эшләрне 15 мартка кадәр «Шатлык» яшүсмерләр клубына (Гаврилов ур., 14) тапшырырга яки электрон рәвештә Cartoonschool2019@mail.ru, Saydashevai@mail.ru e-mail адресларына җибәрергә мөмкин. Нигезләмә белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Конкурс «Яшүсмер» МБУ, ТР Рәссамнар берлеге һәм Казан дәүләт мәдәният институты тарафыннан оештырыла.