Җиңү өчен 700дән артык спортчы көрәшәчәк
Фото: РТ Спорт министрлыгы
Турнирда юниор малайлар һәм кызлар, шул исәптән хәрби самбо буенча көч сынашачаклар. Татарстан данын Казан, Нурлат, Әлмәт һәм Яшел Үзән спорт мәктәпләреннән 26 егет һәм биш кыз яклаячак.
Ярышлар 16 нчы февральгә кадәр дәвам итәчәк. Илнең иң яхшы самбочылары быел Европа һәм дөнья беренчелекләрендә катнашу хокукы өчен көрәшәчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Ярышларны оештыручылар: РФ Спорт министрлыгы, Бөтенроссия самбо федерациясе, ТР Спорт министрлыгы, ТР Самбо федерациясе һ.б.