Ярышларда 80-ләп спортчы катнашачак.
Фото: Марат Мугинов
Беренчелеккә Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Әлмәт, Байлар Сабасы һәм Биектаудан фигуралы шуучылар киләчәк.
Беренче, икенче һәм өченче спорт разрядлары һәм спорт мастерлыгына кандидатлар программасы буенча ялгыз шууда егетләр һәм кызлар ярышачак.
Беренче ярышлар 13-нче гыйнвар 9.30 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.