Яңалык пик сәгатьләрендә еш кына бөкеләр барлыкка килә торган юл чатларын бушатырга мөмкинлек бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). 1-нче июльдән Казанда Сул як Болак һәм Париж Коммунасы урамнары киселешендә беренче «вафель» юл тамгасы төшереләчәк һәм «юл киселеше участогы» юл билгеләре куелачак. Яңалык пик сәгатьләрендә еш кына бөкеләр барлыкка килә торган юл чатларын бушатырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтәләр Казанның Транспорт комитетында.
Юл тамгалары шакмаклы рәсемнәрдән гыйбарәт. Аның ярдәмендә машина йөртүчеләр юл чатының чикләрен ачык абайлый алачак Алда бөкеләр барлыкка килгән очракта, аңа чыгу тыелачак. Кара фонда ике аркылы диагональ белән сары квадрат рәвешендәге «юл киселеше участогы» юл билгесе йөртүчене юл чатында «вафель» тамгасы булуы турында кисәтәчәк.
«Вафель» тамгасына чыккан очракта, машина йөртүчегә 1 мең сум күләмендә штраф яный.
Казан Башкарма комитеты автомобиль йөртүчеләргә игътибарлы булырга һәм юл билгеләре һәм тамгалары таләпләрен үтәргә куша.