(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль). Казанның "Кояшлы шәһәр" микрорайонында беренче универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. 35-нче лицей территориясендә төзелгән мәйданчыкта микрорайонда яшәүчеләр шөгыльләнә алачак.
Яңа мәйданчык эксплуатациягә тулысынча әзер һәм барлык нормаларга туры килә.
Мәйданчыкның зурлыгы - 60-ка 30 метр. Бүленеше аны зур футбол һәм волейбол кырлары, ике мини- футбол кыры, ике баскетбол кыры буларак файдаланырга мөмкинлек бирә. Кышын мәйданчык хоккей тартмасына үзгәртеп корыла ала, биредә шулай ук шугалак та ясап булачак. Мәйданчыкта шулай ук тамашачылар өчен 100 урынлы трибуна һәм спортчыларга киемнәрен алмаштыру өчен махсус бүлмәләр бар, дип хәбәр итә ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе матбугат хезмәте.
Мәйданчык универсаль спорт мәйданчыкларын төзү буенча дәүләт программасы буенча төзелде. Программа 2013 елдан балаларның ял итү шартларын, физик яктан үсешләрен тәэмин итү, аларны сәламәт яшәү рәвешенә күнектерү максатларында эшли. ТР Төзелеш министрлыгының Төзелеш комплексы үсеше идарәсе җитәкчесе Динар Сәгадәтуллин хәбәр иткәнчә, 2013-2016 елларда Татарстан Республикасында 671 спорт мәйданчыгы төзелгән. Аларга тотылган акча суммасы 1 млрд 491,6 млн сум тәшкил итә, шул исәптән РФ бюджетыннан - 44,1 млн. сум һәм ТР бюджетыннан - 1 млрд 447,5 млн сум. "Узган елда 120 спорт мәйданчыгы төзелде, быел 97 спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла", - диде Д.Сәгадәтуллин.
Беренче чиратта бирегә лицейда укучылар йөриячәк. Аларда мәктәп территориясенә керү өчен карталар бар. Дәрестән тыш вакытта мәйданчыкка торак комплекта яшәүчеләр йөри алачак. Яшәүчеләр өчен ул 21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, шуннан соң мәктәп территориясе ябыла.