В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Мәккә белән Мәдинәгә 1800 татарстанлы хаҗ кыла алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль). 4 августта Казаннан Согуд Гарәбстанына Татарстан хаҗиларының беренче төркеме оча. 49 кеше Мәккә белән Мәдинәгә хаҗ кылу өчен бара. 2018 елда Россия мөселманнары өчен барлыгы 20,5 мең урын бүленгән, шуларның 1800-е – Татарстан өчен.
Быел Татарстан төркемнәрен төрле категорияле һәм белгечлекле 20 табиб озата барачак. Мина үзәнлегендә “хастаханә” чатыры урнаштырылган.
Татарстанлылар өчен быелгы хаҗ сезоны яңалыгы – туклану оештыру. Беренче тапкыр хаҗиларны Татарстаннан пешекче озата барачак, ул аларга татари милли ашларын әзерләп торачак.
2018 елда Согуд Гарәбстаны хакимияте паспортларга ябыштырыла торган традицион визалардан баш тартты. Быел чик аша узганда, хаҗилар паспорт һәм А4 форматында чыгарылган визаларын күрсәтергә тиеш булалар.
Искәртергә кирәк, Татарстанда хаҗ оештыру белән “ДУМ РТ Хадж” рәсми хаҗ-операторы шөгыльләнә. Ул 2012 елда ТР Мөселманнар диния нәзарәте тарафыннан оештырыла. 2017 елда 1700 хаҗи оператор хезмәте белән файдаланган. Шул ук вакытта Татарстан хаҗиларының 10% хаҗга икенче тапкыр барган. “ДУМ РТ Хадж” операторы аша иң арзан юллама 149 мең сум тора – хаҗилар арасында иң популяр пакет.
Татарстан хаҗиларны Хәнәфи мәзхәбе нигезләре буенча әзерләүче Россиянең бердән-бер төбәге булып тора. Хаҗ каноннары буенча йолаларны үтәү буенча төркем җитәкчесе консультация бирә, дип хәбәр иттеләр ТР Мөселманнар диния нәзарәтендә.