Идел буе округында иң зур чараларының берсендә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән 30 җитештерүче катнашачак
Татарстан башкаласында Kazan Yachting Festival – 2024 суда яхта һәм катерларның өченче күргәзмәсе узачак. Идел буе округында үз тармагында иң зур чараларның берсендә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән 30 җитештерүче катнашачак.
Быел күргәзмәдә республиканы биш компания тәкъдим итәчәк: Searene Yachts, Velvette Marine, Spinch, «Триера», Magniff. Суга Самара һәм Киров өлкәләреннән, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән җитештерүчеләр экспонатлары да төшереләчәк.
«Безнең чара төбәктә туризмны үстерүгә багышланган, ә җирле җитештерүчеләр өчен бу дилер-митинг уздыру мөмкинлеге. Кунаклар өчен тәкъдим ителгән модельләрнең тест-драйвы планлаштырылган», – дип уртаклашты күргәзмә директоры Дмитрий Макаров.
Kazan Yachting Festival 2019 елдан бирле уздырыла. Чара Татарстан башкаласының күргәзмәсе булып тора, анда җирле катерлар, көймәләр җитештерүчеләр, шулай ук якындагы төбәкләрдән верфлар үз эшләнмәләрен күрсәтә. Елдан елга күргәзмә барган сайын күбрәк экспонентларны җәлеп итә, ә экспозициягә яхта һәм катерларның перспективалы модельләре кертелә, бу илебез яхта индустриясенең һәм су туризмының тотрыклы үсеше турында сөйли. Быел оештыручылар күргәзмәдә бер меңгә якын кунак көтә. Узган елда Kazan Yachting Festivalда 800 кеше булды.
Чарага керү ирекле, сылтама буенча алдан теркәлү кирәк. Күргәзмә өч көн дәвамында «Локомотив» яхт-клубында узачак. 5 июльдән 6 июльгә кадәр анда 11:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр, ә 7 июльдә – 11:00 дән 16:00 га кадәр барырга мөмкин булачак.
Искәртәбез, Казанда узган ел ахырында алдагы 15 елга елга сервисын үстерү концепциясе тәкъдим ителде, аны гамәлгә ашыру шәһәргә Идел буе округында су туризмының үзәге булырга мөмкинлек бирәчәк. Киләчәктә 17 зур су инфраструктурасы объектын – Россияда 11 шәһәр маринасы, яхт-клуб һәм кечкенә күләмле көймәләр өчен алты кунак торышы булдыру планлаштырыла. Моны шәһәр мэры Илсур Метшин «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумында белдерде.