В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Владимир Путин субъектлар башлыкларына кертелгән чикләүләрдән этаплап чыгу ысулын эшли башларга кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Россиядә эшләми торган ял көннәре, май бәйрәмнәрен исәпкә алып, 11-нче майга кадәр озайтылачак. 12-нче майдан башлап төбәкләрдә кертелгән чикләүләр исемлегенә этаплап үзгәрешләр кертә башлаячаклар. Мондый карарны Россия Президенты Владимир Путин илнең субъектлары җитәкчеләре белән коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә белдерде.
Россиядә кертелгән чаралар нәтиҗәсендә эпидемия таралуын тоткарлау мөмкин булды, көн саен авырулар ачыклану очракларының саны чагыштырмача тотрыклыланды, дип билгеләде Россия Президенты. «Бу безнең уртак эшебезнең нәтиҗәсе, илнең миллионлаган гражданнары җаваплылыгы, алар табиблар һәм белгечләр киңәшләренә колак сала, үзләренең сәламәтлекләре турында кайгырта һәм якыннарын саклый, хакимият органнары күрсәтмәләрен үти», - диде В.Путин.
Әмма, белгечләр мәгълүматларына караганда, илдә эпидемиянең югары чиге әле үтелмәгән, дип өстәде дәүләт башлыгы. «Без хәзер эпидемиягә каршы көрәшнең яңа, иң киеренке этабы алдында торабыз. Йоктыру куркынычлары өске планкага чыга, вирусның үлемгә китерү куркынычы саклана, һәм бу һәркемгә кагылырга мөмкин, - дип ассызыклады В.Путин. - Бу уңайдан безгә тагын күп эшләргә кирәк булачак».
Россиялеләр алдында - быел 6, 7 һәм 8 майга туры килгән эш көннәре белән чиратлашкан озын май бәйрәмнәре. Әмма килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, бу көннәр шулай ук эш хаклары сакланган хәлдә эшләми торган көннәр булачак, диде Президент. «Бөтен май бәйрәмнәрен исәпкә алып, эшләми торган ял көннәре 11-нче майга кадәр дәвам итәчәк. Әмма төбәкләрдә кабул ителгән профилактик чараларны төгәл үтәгән очракта», - дип ассызыклады ул.
Төрле төбәкләрдә коронавирус таралу белән бәйле вәзгыять төрлечә булганга, субъектлар башлыклары өстәмә вәкаләтләрне саклый һәм кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгару турында карарларны мөстәкыйль кабул итәчәкләр, дип хәбәр итте В.Путин. «Аерым төбәкләрдә вәзгыять киеренке булып калырга мөмкин, куркыныч бөтен җирдән бер үк вакытта юкка чыкмаячак. Шуңа күрә чикләүләрне берьюлы гамәлдән чыгару турында сөйләргә ярамый, - диде ул. - Без алда катлаулы һәм авыр юл булуына әзер торырга тиеш, соңгы атналарда ирешкән нәтиҗәләрнең барысын да югалтмас өчен барлык куркынычларны алдан күрергә, аек акыл һәм җаваплылык күрсәтергә кирәк булачак».
Президент Хөкүмәткә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә Дәүләт Советының эш төркеме белән элемтәдә 5-нче майга 12-нче майдан чикләүләр режимнарыннан этаплап чыгуның эзлекле адымнарын билгеләүне йөкләде. Шул ук вакытта эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алырга кирәк, дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Коронавирус инфекциясен дәвалау өчен барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган махсус ятакларны җәелдерүне дәвам итәргә, медицина учреждениеләре өчен шәхси саклану чаралары запасларына мониторинг үткәрергә кирәк, дип билгеләп үтте В.Путин. Бүгенге көндә илдә планлаштырылган 95 мең ятак урынына 116 мең ятак җәелдерелгән, дип өстәде ул.
Шулай ук Президент Хөкүмәткә якын арада икътисадка һәм гражданнарга ярдәм итүнең кичектергесез яңа пакетын эшләргә кушты.
«Кабатлап әйтәм: алда катлаулы процесс булачагына әзерләнергә кирәк, һәм ул без теләгәнчә үк тиз булмаячак. Артка тәгәрәү куркынычы булганда алга йөгерергә ярамый», - дип нәтиҗә ясады В.Путин.