В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Штраф санкцияләре абонентның яңа документларны рәсмиләштерүдән катгый баш тарткан очракта гына кулланылачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче декабрь, Камилә Вилданова). Быел техник хезмәт күрсәтүгә, йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын ремонтлауга килешүләр төзеп өлгермәгән казанлылар моны киләсе елда эшли алачак. Бу хакта матбугат конференциясендә «Газпром трансгаз Казан» генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Михаил Фролов хәбәр итте.
1 нче сентябрьдән Россиядә федераль законнарга кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү, ремонт белән газ бүлү оешмалары гына шөгыльләнә ала. Татарстанда мондый функцияләрне «Газпром трансгаз Казан» башкара. Аңа 1 млн 600 мең абонент керә, һәм физик затларның 10% ы килешүне яңадан төзеде.
Яңа документларны рәсмиләштерү өчен вакыт кысалары түбәндәгечә билгеләнгән: шәхси секторда яшәүчеләр өчен – гамәлдәге килешү срогы тәмамланганчы, күп фатирлы йортлар өчен – агымдагы ел ахырына кадәр.
«Закон чыгу белән без баштан ук барысы да мондый вакыт аралыгында килешүләрне яңадан төзергә өлгерә алмаячагын аңлый идек. Оешма бу эшне шулай ук 2024 елда да дәвам итәргә планлаштыра. Без ажиотаж булдырмас һәм барысын да планлы рәвештә уздырыр өчен графиклар эшләдек», - дип сөйләде Михаил Фролов.
Килешү төзүдән катгый рәвештә баш тарткан кешеләр штраф һәм газдан өзелү рәвешендә административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Ләкин мондый чаралар иң соңгы очракта кабул ителә. Башта абонентка килешүне яңадан төзү тәкъдиме белән шалтырату килә, аннары рәсми язма хәбәрнамә җибәрәләр. Әгәр дә кеше таләпләрне игътибарсыз калдырса, оешма документлар пакетын җыя һәм аларны торак инспекциясенә җибәрә, административ эшне башлап җибәрә. Кагыйдә буларак, инспекция дә кеше белән элемтәгә чыгарга тырыша. Аның тарафыннан санкцияләр катгый рәвештә кире кагылган очракта гына кулланыла ала.
Физик затлар өчен килешүләрне яңадан төзүдән баш тарткан очракта штраф 2000 сумга җитә, юридик затлар өчен – 40 меңнән 100 мең сумга кадәр. Михаил Фролов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә кадәр бер генә рәсми хәбәрнамә дә җибәрелмәгән.
Спикер шулай ук килешүләр төзегәндә күп фатирлы йортның тибы исәпкә алынуын аңлатты. Фасад газүткәргечләре гомумйорт милке булып санала, шуңа күрә алар буенча идарәче компания белән килешү төзелә. Идарәче компанияләрнең 70% тан артыгы процедураны узган инде. Әгәр фатирларда колонкалар урнаштырылса, яңадан рәсмиләштерү турыдан-туры фатир хуҗасы белән бара.
«Вакыт-вакыт безгә абонентларның күпләп килүе күзәтелә, моның өчен без өстәмә эш урыннары оештырабыз һәм эш графигын озайтабыз», – дип билгеләп үтте Михаил Фролов.
Килешүне яңадан төзүнең иң җиңел ысулы – электрон адреска гариза җибәрү: dogovor@tattg.gazprom.ru. Кирәкле мәгълүмат рәсми сайтта да тәкъдим ителә. Килергә теләүчеләр өчен абонент пунктлары бар. Үзең белән паспорт һәм фатирга яки йортка ия булу турында документ алып килергә кирәк.
Килешү пролонгация мөмкинлеге белән өч елга төзелә. Әйтик, әгәр абонент мөстәкыйль рәвештә яңадан озайтырга карар кылмаса, ул автомат рәвештә озайтылачак һәм шулай дәвам итәчәк», – дип өстәде спикер.