Кешеләр бу һөнәрне ничек сайлыйлар, ишарә телен никадәр тиз өйрәнеп була һәм ни өчен ишетмәүчеләр ишетүчеләргә ышаныч белән карамый – KZN.RU порталы материалында укыгыз.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче сентябрь, Диана Жиленкова). Ел саен 18 нче сентябрьдә Халыкара саңгыраулар көне билгеләп үтелә. Бүген Татарстан башкаласында әлеге җитешсезлек белән 3 мең тирәсе кеше яши. Ишетмәү кешегә тулы социаль тормыш алып барырга комачаулый ала һәм мондый очракларда бәяләп бетергесез ярдәмне ишарә теле тәрҗемәчесе күрсәтә. Ул саңгырау кешене һәркайда озата ала: сырхауханәдә, полициядә, судта, кибеттә, театрда һәм экскурсиядә. Әлегә дөньяда бер генә саңгырау кеше калса да, тәрҗемәче кирәк булачак, дип саный Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты һәм «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы рус ишарәле теле укытучысы Татьяна Ильичева. Ул KZN.RU порталына саңгыраулар җәмгыятендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, ни өчен ишетүе бозылган кешеләр калганнарга ышаныч белән карамый һәм ишарә теленә ничек тиз өйрәнергә булуы турында сөйләде.
«Безнең һөнәргә гадәти булмаган рәвештә киләләр. Эш шунда ки, рус ишарә теле тәрҗемәчеләренең 99% ы – саңгырау балаларның әти-әниләре. Моны безнең икенче телебез дип атарга мөмкин. Ләкин бу саңгырау балаларның әти-әниләренең барысы да искиткеч тәрҗемәчеләр дигән сүз түгел. Һәрхәлдә, өйрәнергә һәм квалификацияне күтәрергә кирәк», - дип сүзен башладыТатьяна Ильичева.
Аның әнисе София Яковлевна саңгырау була, «Радиоприбор» заводы тулай торагында тәрбияче булып, Е.Г.Ласточкина исемендәге мәдәният йортында методист булып эшләгән. Әтисе Евгений Георгиевич – начар ишетүче, гомере буе вертолет заводында эшләгән.
Татьяна Ильичева 16 яшендә ишарә теле тәрҗемәчесе һөнәре белән кызыксына башлый. Аның саңгырау балалар белән укытучы булып эшлисе килә. 1985 елда махсус мәктәпкә урнаша. «Мәктәпкәчә бүлектә нянядан башладым, аннары пионервожатый булдым, чаралар үткәрдем. Аннары мине тәрбияче итеп 4 нче сыйныфка күчерделәр. Балалар белән мәктәп чараларында, күчмә экскурсияләрдә катнаштым, өй эшләренең үтәлешен күзәттем һәм тикшердем», - дип уртаклашты Татьяна Ильичева.
1988 елда ул Мәскәүгә рус ишарә телен өйрәнү курсларына китә. Укулар өзлексез булды, мәҗбүри практик өлеш белән дәресләр көн саен иртәнге 9 дан кичке 5 кә кадәр барды. Мондый методика телне яхшы кабул итүне тәэмин итә, дип саный тәрҗемәче. «Безнең педагог Марья Ефимовна килә, сумкасыннан газета чыгара, мәкалә язылган битне ертып ала һәм бармагы белән текстны тәрҗемә итәчәк «корбан»ны сайлый иде. Теләсә нинди газеталар укылды – бу «Правда» да, «Комсомольская правда» да, теләсә нинди мәкалә дә булырга мөмкин иде. Тагын без шигырьләр һәм җырларны тәрҗемә итеп карый идек – бу бик катлаулы», – дип сөйләде Татьяна Ильичева. Моннан тыш, укучылар экскурсияләрдә булдылар, аларга экскурсовод чыгышын тәрҗемә итәргә кирәк иде. Мәскәү мимика һәм ишарә театрына бару да мәҗбүри булды. Спектакльләр турындагы тәэсирләр белән курс тыңлаучылары тавыш белән генә түгел, ишарәләр белән дә уртаклаштылар.
Бер айдан соң Татьяна Ильичева Казанга кайта һәм Е.Г.Ласточкина исемендәге мәдәният йортында рус ишарә теле тәрҗемәчесе булып эшли башлый. «Минем һөнәрдән киткән вакытларым булды, тик, кагыйдә буларак, без барыбыз да үзебезнең башлангычыбызга әйләнеп кайтабыз», - дип өстәде ул.
Бүген рус ишарә телен югары уку йортларында өйрәнергә мөмкин. Мондый мөмкинлек Мәскәүдә, Новосибирск, Казанда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә бар. Дипломда андый укучыларның берьюлы ике белгечлеге күрсәтеләчәк, мәсәлән, инглиз һәм ишарә теле тәрҗемәчесе.
«Хәзер безне сурдотәрҗемәче дип атау дөрес түгел, «рус ишарә теле тәрҗемәчеләре» дип әйтү дөрес. Үзгәрешләр 2012 елдан соң, Россия Президенты Владимир Путин ишарә теленә рәсми статус бирү турындагы документка кул куйгач барлыкка килде. Элек безне сурдотәрҗемәче дип атасалар да, бу сүзнең мәгънәви тәрҗемәсе бик көлке. «Сурдо» саңгырау дигәнне аңлата, ягъни «саңгырау тәрҗемәчеләр» килеп чыга, бу бөтенләй дөрес түгел», – дип күрсәтте Т.Ильичева.
Аның сүзләренә караганда, бу һөнәрдә гомер буе үсәргә мөмкин. Гомумән алганда, рус ишарә телендә 10-15 мең ишарә исәпләнә. Кагыйдә буларак, яңа кеше, иртәдән кичкә кадәр атнага җиде көн өйрәнсә, 2-2,5 ай эчендә төп әйберләрне үзләштерергә мөмкин. Әмма барысы да конкрет кешенең сәләтенә бәйле, дип саный белгеч. «Мин кечкенә булганда, әнием тулай торакта эшләде. Аның бик чибәр, алтын куллы, ләкин чукрак тәрбияләнүчесе бар иде. Аңа ишетә торган кыз гашыйк була, һәм ул ике атна эчендә ишарәләрне ятлый. Шул дәрәҗәдә яхшы өйрәнә, егет аны аңлый башлый», - дип уртаклашты Т.Ильичев кызыклы тарих белән.
Ишарә телен тәрҗемә итүчеләр безнең телгә һәм кирегә тәрҗемә итәләр, соңгысы күпкә катлаулырак, дип игътибар итә педагог. Җөмләләр төгәл һәм кыска булырга һәм фигыль белән тәмамланырга тиеш. «Ишарә теленә төгәллек хас. Бернинди тезмә кушма җөмләләр, иярченле кушма җөмләләр, аерымланган сыйфат һәм хәл фигыльләр – болар барысы да бернигә дә кирәкми. Мәгълүматны төгәл, кыска һәм ачык итеп җиткерергә кирәк. Ә фигыль әңгәмәдәшкә әйтеп бетерергә, язып бетерергә, эшне җәелдерергә һәм нечкәлекләрне ачыкларга мөмкинлек бирү өчен ахырда тора», - дип аңлатты тәрҗемәче.
Тәрҗемә иткәндә иң мөһиме – мәгънәне җиткерү. Кайвакыт калька – турыдан-туры тәрҗемә кулланыла, ләкин ул текст белән алдан танышу мөмкинлеге булмаган синхронистлар өчен урынлы. «Кайвакыт автомат рәвештә тәрҗемә итәсен һәм бернинди мәгънәви йөкләнеш турында уйламыйсың. Мәсәлән, ваемсыз (халатное) мөнәсәбәт халатны аңлата торган ишарә белән күрсәтелә», - дип сөйләде Татьяна Ильичева.
Рус ишарә теленең иң якын туганнары – француз һәм Америка теле. Әйтик, XIX гасырда Россия императрицасы Мария Федоровна Франциядән махсуслаштырылган училищеда чукрак балаларны укыту өчен укытучылар чакырта. Француз педагогларын америкалылар да үзләренә чакыралар, шуңа күрә барлык өч тел дә бер-берсенә охшый. Өстәвенә, Америка ишарә теле инглиз теле белән бәйләнешле түгел, ә тегесе, үз чиратында, алман теленә охшамаган. Алман ишарә теле эчке тармаклардан гыйбарәт, чөнки Германиядәге һәр федераль җирнең үз диалектлары һәм башка лингвистик үзенчәлекләре бар.
«Халыкара ишарә теле бар – ул шундый образлы, визуаль тел. Әгәр Россия яшьләре Испаниягә барып, анда саңгырауларны очратса, алар бер-берсен аңлар өчен ике-өч минут җитә. Тел күзлегеннән чукрак – ул дөнья кешесе, теләсә кайсы илдә аны аңлаячаклар», – дип сөйләде Т.Ильичева.
Саңгыраулар ешрак ишетү сәләте бозылмаган кешеләр белән аралашмый. Сәбәбе шунда ки, ишарә телен бик аз кеше белә. «Теләсә нинди кешегә аның туган телендә сөйләшкәндә һәрвакыт җиңелрәк тә, тынычрак та. Әгәр дә без, ишетүчеләр, ишарә телен белмәсәк, әлбәттә, саңгыраулар безгә ышаныч белән карамыйлар. Чөнки үзләре турында сөйли дип уйларга мөмкин.
Проблема шунда ки, саңгыраулар ишетүчеләр җәмгыятендә һәм киресенчә үзләрен ничек дөрес тотарга белмиләр. Һәм шундый диссонанс ике яктан да ышанмауны тудыра. Мәсәлән, бинада чукрак кеше һәм тәрҗемәче булса, соңгысы ишарә телендә сөйләшергә тиеш. «Һәр кеше, саңгырау гына түгел, сөйләшүне аңламаса, аның турында сөйлиләр дип уйлый ала, өстәвенә, тискәре итеп. Чукракмы ул, сукырмы, алманмы, французмы – без барыбыз да бертигез», - ди Татьяна Ильичева. Шулай ук чукраклар җәмгыятендә китүләре турында хәбәр итү кабул ителгән. Мәсәлән, өстәл артында компания утыра, һәм берәрсе торып, бәдрәфкә баруын әйтә икән, бу норма булып санала.
Шул ук вакытта тәрҗемәче саңгыраулар җәмгыятендә аларның сөйләмен генә тәрҗемә итәргә генә тиеш, аннан да артыгын ярамый. «Мин чукрак кеше урынына берни дә әйтә алмыйм, мин адвокат та, юрист та, медик та түгел, берни дә киңәш итә алмыйм. Кызганычка каршы, барлык чукраклар да моны аңламый. Бик күпләре тәрҗемәчеләрдән аларның ниндидер проблемаларын хәл итүләрен таләп итә. Ләкин без – чукрак кешенең колаклары. Безнең һөнәр җанлы. Дөньяда бер генә саңгырау булса да, тәрҗемәче кирәк булачак», – дип йомгаклады ул.