В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр 14-нче август 23:00 сәгатьтән 16-нчы август 4:00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Казанның Вахитов районында трамвай мәйданчыкларын ремонтлаганда җитештерү ихтыяҗы булу сәбәпле, Сәетгалиев, Рөстәм Яхин һәм Бурхан Шаһиди урамнары чаты вакытлыча ябылачак.
Чикләүләр 14-нче август 23:00 сәгатьтән 16-нчы август 4:00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. Бу чорда ике юнәлешкә дә хәрәкәт Сәетгалиев урамы ягыннан Яхин урамы юнәлешендә ачылачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, Сәетгалиев урамындагы юлларны реконструкцияләү һәм Казанда пассажир тукталышларын күчерү сәбәпле 5а номерлы трамвай хәрәкәте маршруты вакытлыча үзгәрәчәк.