«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең бер павильонында волонтерлар өчен курслар башланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март, Ксения Швецова). Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең бер павильонында волонтерлар өчен курслар башланды, алар казанлыларга цифрлы телевидениегә күчәргә ярдәм итәчәк. Иртәдән үк 40 волонтерның беренче төркеме укырга кереште. Ике сәгатьлек дәрес барышында алар кирәкле теоретик һәм гамәли күнекмәләр алдылар, әлеге күнекмәләр казанлыларга цифрлы тапшыруларга күчү нечкәлекләрен аңларга ярдәм итәчәк.
Казанлыларга 400 волонтер ярдәм итәчәк
Барлыгы 400 волонтер – Казанның югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, студент яшьләрнең «Җиңү волонтерлары» гражданлык-патриотик тәрбия бирү иҗтимагый үзәге активистлары белем алачак. Уку кысаларында алар телевизорларны, DVB-T2 форматындагы приставкаларны көйләргә, кирәк булганда тышкы һәм бүлмәле антенналарны тоташтырырга өйрәнәчәкләр. «Барыннан да элек, халыкның социаль якланмаган категорияләренә ярдәм күрсәтеләчәк – бу аз керемле, күп балалы гаиләләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, өлкән яшьтәге, ялгыз гражданнар һәм башкалар, - дип җиткерде Башкарма комитетның Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсенең элемтә бүлеге башлыгы Елена Горева. - Укулардан соң барлык волонтерлар да Башкарма комитет һәм волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе тарафыннан имзаланган махсус сертификатлар алачак».
Волонтерлар белән дәресне Казан телеүзәгенең әйдәп баручы инженеры Сергей Романов үткәрде. Ул дәресне бөтен ил цифрлы тапшыруларга ни өчен күчүен аңлатудан башлады. Әлеге программа 2014 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Ул барлык абонентларда да каналлар күп булсын өчен кирәк, бу цифрлы тигезсезлекне юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Чөнки хәзер күп кенә төбәкләрдә, эре шәһәрләрдән ерак китсәң, кешеләр нибары 2-3 каналда, - диде Сергей Романов. - Цифрлыга күчү өчен 20 телевизион канал челтәре төзелде, алар һәр шәһәрдә булачак». Цифрлы тапшыруларның тагын бер зур өстенлеге – сурәт сыйфаты. Укучылар алдында күрсәтмә алу өчен 2 телевизор куйдылар, аларның берсендә – цифрлы, ә икенчесендә аналоглы тапшыруларны тоташтырдылар. Сурәт аермалылыгы күзгә ташланды –цифрлы тапшыруда сурәт күпкә сыйфатлырак.
«Цифрлыга күчү өчен зур эш башкарылды. Россиядә зур челтәр, яңа телевизион трансляторлар төзелде. Безнең республикада гына да алар 87», - дип өстәде С.Романов.
«Мин мәгълүмати технологияләр бүлегендә укыйм, шуңа күрә бу минем булачак һөнәремә якын. Бөтен кешегә дә ярдәм итәргә кирәк, бөтен кеше дә ниндидер техник моментларны аңлый алмый. Әгәр без белсәк, бик шатланып ярдәм итәчәкбез, игелекле эшләребез күбәер, - дип елмая 16 яшьлек волонтер, Казан технология һәм дизайн көллияте студенты Екатерина Бугрова. - Безнең көллияттән генә дә 7 кеше укырга килде, шуңа күрә беркем дә ярдәм күрмичә калмаячак».
«Мин күп еллар волонтерлык белән шөгыльләнәм, бигрәк тә өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм итү ошый. Шуңа күрә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бар дип әйтүгә, шунда ук килеп җиттем, - дип сөйләде Казан дәүләт энергетика университеты студенты Антон Михайловский. - Электроника белән мин бик яхшы таныш, миңа бу юнәлеш кызыклы. Минемчә, аналоглы телевидениедән цифрлы телевидениегә күчү белгеч булмаган кешегә җиңел булмаячак. Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә – аларга яңа буын техникасы белән "уртак тел табу" авыррак. Ә яшьләр өчен бу күпкә җиңел һәм хәтта кызык та».
Волонтерны республика контакт-үзәге аша чакыртырга мөмкин булачак
Апрель аеннан Казанда Төбәк контакт-үзәге эшли башлый, шәһәрлеләр аңа шалтыратып ярдәм ала алачак. Бүген формалашып кына килә торган контакт-үзәк эшен ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы контрольдә тотачак.
Заявка кабул ителгәннән соң ук шалтыратуны кабул иткән контакт-үзәк операторы дистанцион рәвештә ярдәм итәргә тырышачак һәм приставканы ничек көйләргә кирәклеген аңлатачак. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кеше эшли алмаса, аңа волонтер җибәреләчәк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр йортта телевидениене коллектив кабул итү системасы бар икән, аңа подрядчы оешма тарафыннан хезмәт күрсәтелә. Бу очракта контакт-үзәккә кергән гаризалар «Ачык Казан»га җибәреләчәк һәм көн дәвамында эшкәртеләчәк. Казанда бүгенге көндә телевидениене коллектив кабул итү системасы булган 3253 йорт исәпләнә. Йортка бернинди подрядчы оешма да хезмәт күрсәтмәсә, гариза волонтерларга җибәреләчәк, өч көн дәвамында куратор шалтыратучыга волонтерны юллаячак.
Сүз уңаеннан, шул ук контакт-үзәктә теләгән һәркем цифрлы тапшыруларга күчү өчен җиһазлар сату пунктларының кайда булуын белә алачак, чөнки кайбер шәһәрлеләргә цифрлы сигнал кабул итү өчен приставкалар сатып алырга кирәк. Шулай да күпчелек очракта моның кирәге булмаячак – 2014 елдан соң чыгарылган телевизорлар кирәкле приставка белән җиһазландырылган инде, һәм алар өчен өстәмә җиһазлар алу кирәк түгел.
Приставкалар сатып алган вакытта шәһәрлеләргә аның DVB-T2 каналлары кабул итәргә тиешлегенә игътибар итәргә кирәк. «Спутник приставкалары бу сигналны кабул итми. Теләсә кайсы тартмага приставканы алган вакытта ул ни өчен билгеләнгәнлеге языла, бары тик игътибарлырак булырга кирәк. Барлык каналлар да стандарт хәл ителешкә тапшырыла. Бу халыкның барлык катламнарын - иске һәм цифрлы тапшырулар булган яңа телевизорлыларны да колачлау өчен эшләнгән. Әгәр приставканы сатып алсагыз, телевидение өчен айлык түләү дә булмаячак», - дип аңлатты Казан телеүзәге әйдәп баручы инженеры.
Шуны да өстәп үтик: бүген Татарстанда приставкалар сатып алуга субсидияләр мәсьәләсе хәл ителә. Е.Горева аңлатканча, бүгенге көндә республикада әлегә бер генә субсидия – спутник җиһазлары сатып алган өчен акча түләү расланган. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый җиһаз телевидениенең цифрлы капламы булмаган төбәкләрдә генә кирәк. Казан цифрлы сигнал белән 100%-ка тәэмин ителгән, шуңа күрә спутник җиһазларын сатып алу зарурилыгы юк. Дәүләт шулай ук приставкалар сатып алган өчен компенсация дә бирүне күздә тота. Татарстанда субсидия алырга хокуклы гражданнарның төгәл категорияләре әлегә расланмаган. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүматларына караганда, тиздән халыкның якланмаган категорияләре билгеләнәчәк, алар цифрлы тапшыруларга күчү өчен сатып алынган приставкалар бәясен кайтаруга исәпли алачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы цифрлы телевидениегә күчүнең өченче этабына кертелгән, ул 2019 елның 3-нче июненә планлаштырылган. Әгәр элек Казанда яшәүчеләр бушлай 3-тән 10-га кадәр каналны аналоглы форматта карый алса, цифрлы тапшыруларга күчү кысаларында халык 20 телеканалдан торган ике мультиплексны бушлай карау мөмкинлегенә ия булачак.