Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.12.2023, 14:24

Казанның җир өсте электр транспортын юл йөрү өчен кондукторсыз түләүгә күчерү 2024 елда дәвам итәчәк

Электрон җайланмалар белән тагын 126 троллейбус һәм трамвай җиһазландырылачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). Казанда киләсе елда юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасы белән тагын 126 троллейбус һәм трамвай җиһазландырылачак. Алар арасында агымдагы елның ноябрендә биш маршрут буенча йөри башлаган 25 яңа троллейбус бар. Бу хакта «Метроэлектротранс» МУП хәбәр иттеләр.

Транспорт һәм банк карталары ярдәмендә юл йөрүгә түләү өчен электрон җайланмаларны электр транспорты мәйданчыкларына керү урынындагы култыкларга урнаштыралар. Киләсе елда җиһазлар белән 5 нче, 5а, 7 нче номерлы маршрут трамвайларын һәм 1 нче, 3 нче, 5 нче, 8 нче номерлы маршрут троллейбусларын комплектлап бетерү планлаштырыла.

Бүгенге көндә 118 берәмлек күчмә состав – 48 трамвай һәм 70 троллейбус – кондукторсыз система белән җиһазландырылган. Шул ук вакытта юл йөрү өчен машина йөртүче аша акча белән гадәти түләү мөмкинлеге сакланачак.

«Метроэлектротранс» МУП контроль-ревизия бүлеге юл йөрү өчен түләмәгән пассажирларны ачыклау өчен маршрутларда тикшерүләрне дәвам итә. Контролерларның төп максаты – юл йөрү өчен түләү культурасын тәрбияләү. Кондукторсыз система кертелгәннән соң өч ай эчендә 8 меңгә якын тикшерү үткәрелгән, алар барышында 2 меңгә якын шундый пассажир ачыкланган.

Исегезгә төшерәбез, юл йөрү өчен кондукторсыз түләү системасы кадрлар дефициты белән бәйле рәвештә кертелде. Элек кондуктор булып эшләгән «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләренә машина йөртүчеләргә укырга яки башка бүлекчәләргә күчергә тәкъдим итәләр.

Барлык яңалыклар