Татарстанда срокларны күчерү 4-нче июньдә мөселманнарның Ураза гаете үткәрелү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). Татарстанда һәм аның башкаласында цифрлы телевидениегә күчү 3-нче июньнән 14-нче октябрьгә күчерелә.
Татарстан Республикасы Россиянең 57 төбәге белән беррәттән цифрлаштыруның өченче, соңгы этабына керә. Май аенда Россия Хөкүмәте РФнең 21 субъекты өчен «цифр»га күчү вакытын 14-нче октябрьгә күчерде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатен карап тикшергәннән соң, РФ Хөкүмәте адресына әлеге исемлеккә Татарстан Республикасын да кертү турында карар кабул ителде.
Татарстанда срокларны күчерү 4-нче июньдә мөселманнарның Ураза гаете үткәрелү белән бәйле. График халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып үзгәртелде. Шул ук вакытта РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Татарстанның цифрлы эфир телевидениесенә күчүгә әзерлеген югары бәяли, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
Шуны да искәртик: цифрлы телевидениегә күчүгә әзерлек кысаларында Казанда 218 волонтер белем алды, алар халыкка цифрлы эфир телетапшырулары җайланмаларын тоташтырырга ярдәм итә. Аларга ярдәм сорап 8(800) 220-20-02 номеры буенча Бердәм федераль мәгълүмат үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш, «цифрга» күчү буенча тулы инструкция белән KZN.RU порталында танышырга була.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, цифрлы телевидениегә күчкәндә, Татарстанның аз керемле кешеләре өчен цифрлы приставкалар һәм антенналар сатып алуга 1 мең сумга кадәр компенсация бирү каралган. Ташламалы категорияле гражданнар исемлегенә бер кешегә уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләр һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр; җан башына уртача керем 20 мең сумнан ким булган 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз пенсионерлар; җан башына уртача керем аена 20 мең сумнан кимрәк булган ялгыз яшәүче инвалидлар кертелгән. Социаль яклау бүлекләренә компенсация һәм кирәкле документларның исемлеген сорап мөрәҗәгать итәргә була, шулай ук 8-800-220-20-02 номеры буенча Бердәм федераль мәгълүмат үзәгенә дә шалтырата аласыз.