В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәй ахырына кадәр күргәзмәне Горький паркында күрергә мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
Экспозиция республиканың матур урыннары, шәһәр читендәге ял итү объектлары – глэмпинглар, кемпинглар һәм экоотельләр турында сөйләячәк. Казанлылар кайда сапбордларда йөзеп, пикниклар оештырып һәм матур фотографияләр ясап булуын беләчәк.
Горький паркында күргәзмә 19-31 нче август көннәрендә эшләячәк, 1 нче сентябрьдән 14 нче сентябрьгә кадәр экспозиция Горки-Әмәт урманында, ә 15-30 нчы сентябрьдә Урицкий исемендәге паркта урнаштырылачак, дип хәбәр итә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды матбугат хезмәте.
Экспозиция «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының табигый территорияләрен һәм экотуризмны үстерү дирекциясе тарафыннан әзерләнгән.