В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Актерлар шәһәр халкы өчен җырлар, биюләр, викториналар һәм эстафеталар әзерләгән
Фото: кадрлар сәясәте идарәсе
ТР башкаласында яшәүчеләр милли һәм интеллектуаль эстафеталарда катнаша, гаилә темасына багышланган мөһим киңәшләр һәм кагыйдәләр ишетә алачак, шулай ук бүләкләр уйнату да каралган. Актерлар төрле сайлау участоклары арасында «Гаилә белән сайлыйбыз!» дигән язулы машинада хәрәкәт итә.
Иммерсив төркемне бүген 12:00 сәгатьтә Мәскәү районының Ш.Усманов урамы, 25б адресы буенча урнашкан 65 нче мәктәбендә очратырга мөмкин, анда 156, 157, 158 нче сайлау участоклары эшли.
Иртәгә, 17 нче мартта, 11:00 сәгатьтә актерлар Г.Ахунов урамы, 10а адресы буенча урнашкан 35 нче лицейда (№№343, 2837, 2838) эшләячәк. 12:00 сәгатьтә төркем Габишев урамы, 33а адресы буенча 69 нчы мәктәптә (№№315, 328, 329, 331) чыгыш ясаячак. Ә 13:00 сәгатьтә аларны Нокса Авышлыгы урамы, 17 йорт адресы буенча урнашкан 159 нчы лицейда (№№416, 419, 422) күрергә мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә «Гаилә белән сайлыйбыз!» гаилә фотоконкурсы дәвам итә. Сайлауларның өч көнендә дә берәр автомобиль уйнатыла.
Конкурста катнашу өчен сайлау участогында, беләзекне тагып, гаилә белән фотога төшәргә һәм аны #ВсейСемьейНаВыборы, #ТатарстанАлга хештеглары белән «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырырга кирәк. Бүген җиңүчеләрне «Татарстан Алга» төркемендә 21:00 сәгатьтә игълан итәчәкләр.