Халыкка үз вакытында һәм адреслы мәгълүмат җибәрү өчен Пенсия фонды идарәсендә телефон номерларын калдыру сорала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). Татарстан Пенсия фонды гражданнарга массакүләм смс-хәбәрләр җибәрә башлый. Бүгенге көннән республика халкы искәртмәләр белән хәбәрләр алачак.
Шулай итеп, pfr_rt абонентыннан килгән беренче смс эш белән тәэмин итүчеләргә адресланган. Аларга 2019 елның 15-нче июненнән дә соңга калмыйча СЗВ-М формасы буенча Пенсия фонды органнарына хисап тапшыру кирәклеге турында искә төшерәчәкләр. Соңыннан мондый мәгълүмат җибәрү ай саен үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегендә мондый практика республика иминиятләүчеләре арасында дисциплинаны арттырырга, шулай ук штраф санкцияләре санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, бу бигрәк тә эре предприятиеләр өчен актуаль булып тора.
Халыкка үз вакытында һәм адреслы мәгълүмат җибәрү өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсендә кәрәзле телефон номерларын калдыру һәм актуальләштерү сорала.