Бу киләсе бәйрәм һәм эшләми торган көннәр белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
Пособиеләрне вакытыннан алда балалары булган гаиләләр, хәрби һәм көч органнары хезмәткәрләре гаиләләре, радиациядән зыян күргән гражданнар, транспортлары булган инвалидлар алачак. Моннан тыш, социаль пособиеләрне вакытыннан алда 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр һәм медицина учреждениесенә иртә срокта учетка баскан йөкле хатын-кызлар алган.
Пенсия фондының ТР буенча бүлеге пенсия һәм башка социаль пособиеләрнең ике ысул белән – банк счеты һәм «Россия почтасы» филиалы – «Татарстан почтасы» федераль почта хезмәте идарәсе аша түләнүен искәртә. Акчаларны күчерү вакыты сайланган түләү ысулына бәйле. Гражданнарга банк счетларына килә торган пособиеләр һәр айның өченче числосында күчерелә. Быел бу көн ял көне булачак, шуңа күрә түләүләр бүген күчереләчәк, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.