В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Графиктан алда аларны кредит учреждениеләре аша ярдәм чаралары күрсәтелә торган татарстанлылар алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь). Татарстан Пенсия фонды бүлеге республика халкына декабрь ае өчен айлык түләүләрне вакытыннан алда балаларга һәм йөкле хатын-кызларга күчерәчәк. Графиктан алда аларны кредит учреждениеләре аша ярдәм чаралары күрсәтелә торган татарстанлылар алачак.
Бәйрәм көне булып саналган 3 нче гыйнварда түләнергә тиеш акчалар 29 нчы декабрьдә йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга; 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга; баланы карау буенча ел ярым эшләмәүче ата-аналарга; чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрнең балаларына күчереләчәк.
«Россия Почтасы» бүлекләре аша түләүләр алган республика халкына декабрь ае өчен акча график буенча – 2023 елның 3-25 нче гыйнварында киләчәк.
«Гыйнвар аенда картлык буенча иминият пенсияләре эшләмәүче пенсионерларга индексацияләнгән күләмдә түләнәчәк. 2023 елның гыйнварыннан индексация суммасы 4,8% дәрәҗәсендә билгеләнгән», - дип төгәлләштерде Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Кредит учреждениеләре аша пенсияләр билгеләнгән график буенча – 2023 елның 12 нче гыйнварыннан түләнәчәк. «Россия Почтасы» бүлекләре аша пенсияләр һәм социаль түләүләр гадәти график буенча исәпләнәчәк, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге.