Беренче балага ана капиталы февральдән 40,6 мең сумга арткан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче февраль). 1 нче февральдән Россия Пенсия фонды социаль ярдәм чаралары белән каралган барлык түләүләрне 8,4 % ка индексацияләде. Мондый түләүләр арасында – ана капиталы, федераль ташламага ия булучыларга айлык акчалата түләү, 1,5 елга кадәр бала караучы эшләмәүче ата-аналарга һәм опекуннарга акчала ярдәм.
Әйтик, февраль аеннан беренче балага ана капиталы 40 мең 646 сумга арткан һәм хәзер 524 мең 527 сум тәшкил итә. Икенче бала 2020 елга кадәр туган яки уллыкка алынган гаиләләргә дә шундый ук сумма каралган, әгәр ата-аналар сертификатны рәсмиләштермәгән яки бер тапкыр да кулланмаган булса.
Ике бала да 2020 елда һәм аннан соң туган гаиләләргә тиешле югары ана капиталы индексациядән соң 53 мең 712 сумга артты һәм 693 мең 144 сум тәшкил итте.
Беренче балага ана капиталы алган, ә аннары тагын бер бала тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен ана капиталына өстәлә торган сумма индексация хисабына 168 мең 616 сумга кадәр арткан. Шулай ук ана капиталын тотмаган гаиләләрнең акчалары да индексацияләнде.
ТР буенча Россия Пенсия фонды органнары барлыгы 355,1 мең ана (гаилә) капиталына сертификат биргән, шул исәптән 2021 елда – 31,2 мең сертификат.
Февраль башыннан федераль ташламалардан файдаланучы 317,5 мең татарстанлы ала торган айлык акчалата түләү дә индексацияләнгән. Аларга инвалидлар, ветераннар, техноген катастрофалар аркасында радиация йогынтысына дучар булган затлар, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе геройлары, Социалистик Хезмәт геройлары, Россия Федерациясе Хезмәт геройлары һәм башка категория гражданнар керә.
Айлык акчалата түләүләр белән бергә социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә, аның бәясе аена 1 мең 313 сумга кадәр арткан. Җыелма составына дарулар, медицина эшләнмәләре һәм инвалид балалар өчен дәвалау туклануы, төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юллама, шәһәр яны тимер юл транспортында яки шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту керә.
Шулай ук февраль аенда җирләү өчен бирелә торган акчалата ярдәм күләме дә арта, аны Пенсия фонды, үлгән пенсионер эшләмәгән булса, аның туганнарына түли. Индексацияләнгән сумма 6 мең 964 сум тәшкил итә.
Социаль түләүләрне индексацияләү коэффициенты РФ Хөкүмәте тарафыннан 2021 ел нәтиҗәләре буенча инфляция дәрәҗәсе турында мәгълүматлар нигезендә расланды, дип хәбәр итә Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.