В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанлылар дистанцион рәвештә яңа социаль хезмәтләр рәсмиләштерә һәм элек билгеләнгән пенсияләр һәм пособиеләр түләүне озайта ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). Россиянең пенсия фонды хезмәтләр күрсәтүнең гадиләштерелгән тәртибен агымдагы ел ахырына кадәр озайтты. Татарстанлылар алга таба да онлайн-режимда белгечләргә мөрәҗәгать итә алачак. Хезмәт күрсәтүнең дистанцион форматы узган елның язында COVID-19 таралуын булдырмас өчен кабул ителде.
Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләренә визитсыз яңа социаль хезмәтләр рәсмиләштерергә һәм элек билгеләнгән пособиеләрне түләүне озайтырга мөмкин.
Пенсиянең шәхси кабинет аша дистанцион билгеләнүе
Пенсияне Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша электрон гариза ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин. Мөрәҗәгать итүченең ризалыгы белән мондый билгеләнеш эш бирүчеләр тарафыннан Россия Пенсия фонды мәгълүмат системасына тапшырылган мәгълүматлар нигезендә тулысынча дистанцион рәвештә башкарылырга мөмкин. Алар буенча пенсия коэффициентлары һәм стажы, пенсияне исәпләү өчен айлык уртача хезмәт хакы, балалар яки өлкән яшьтәге кешеләрне карау вакытында кеше эшләмәгән чор билгеләнә, әмма аның пенсиясе формалаша, һәм башка параметрлар. Пенсия яшенә ирешү вакытына бу мәгълүмат фонд карамагында була, шуңа күрә түләүне рәсмиләштерү өчен электрон гариза бирергә генә кала.
Мәгълүмат реестрлары мәгълүматлары буенча түләүләрне рәсмиләштерү һәм озайту
Пенсия фонды дәүләт мәгълүмати реестрлары мәгълүматларын гражданнар өчен түләү билгеләүне гадиләштерү өчен куллана. Шулай итеп, инвалидлык буенча пенсияләрнең барлык төрләре һәм аерым социаль түләүләр хәзерге вакытта инвалидларның Федераль реестрын кулланып рәсмиләштерелә. Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә инвалидка гариза бирү җитә, калган мәгълүматларны фонд реестрдан һәм үзенең мәгълүмат системасыннан алачак. Шул ук вакытта инвалид кеше электрон гариза бирә һәм, шәхсән үзе килмичә, түләүне тулысынча дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала.
Кайбер хезмәтләр инвалидлар реестры ярдәмендә гаризасыз күрсәтелә. Мәсәлән, инвалидлык буенча пенсияләрне озайту. Бөтен процесс медицина-социаль экспертиза бюросыннан инвалидлар реестрына кергән яңадан таныклау турындагы мәгълүматлар буенча автомат рәвештә башкарыла.
Түләүләрне рәсмиләштерү өчен белешмәләр җыюга ярдәм итү
Пенсия фондының территориаль органнары гражданнарга түләү билгеләү өчен белешмәләр, шул исәптән закон буенча кеше үзе бирергә тиешле документлар соратып алуда ярдәм итә. Тиешле запрослар Фонд тарафыннан башка ведомстволарга, эш бирүчеләргә, хокукый дәвамчы оешмаларга, архивларга һ. б. га җибәрелә. Кирәкле мәгълүматларны алу өчен Пенсия фонды шулай ук чит оешмалар белән мәгълүмати алмашу турында килешү төзи. Аларның мәгълүматлары гражданнарга, мәсәлән, ана капиталы белән эш итү яки туендыручысын югалту буенча пенсияне озайту өчен раслаучы документларны тапшырмаска мөмкинлек бирә.
Шәхси кабинет һәм телефон аша хәбәр итү
Пенсия фонды түләүләре, шул исәптән кешегә бирелә торган түләүләр турында барлык белешмә мәгълүмат татарстанлыларның электрон кабинетларында бар. Пенсионерлар һәм пенсиягә чыгарга җыенучылар кабинетта түләү билгеләүне яки ташламаларга хокукны раслаучы белешмә һәм өземтәләр табачак. Документлар көчәйтелгән санлы имза белән раслана һәм дистанцион рәвештә башка оешмаларга җибәрелә ала. Кабинетта эшләүче россиялеләргә пенсия коэффициентлары, тупланма суммасы, эш бирүчеләрнең пенсиягә күчерүләре турында мәгълүматлар бирелә. Узган елдан бу мәгълүматларга шулай ук электрон хезмәт кенәгәсеннән һөнәри эшчәнлек турында мәгълүмат та өстәлде. Ана капиталы сертификаты булган гаиләләр өчен кабинетта һәрвакыт сайлап алынган максатларга тотарга мөмкин булган актуаль сумма чагылдырыла.
Белешмә мәгълүматы бирү һәм шәхси мәгълүматларны кулланып консультацияләү шулай ук телефон аша мөмкин. Мондый очракларда идентификация өчен алдан билгеле бер кодлы сүз кулланыла. Элек аны Пенсия фондына шәхси гариза ярдәмендә генә бирергә мөмкин иде, әмма күптән түгел генә моны электрон кабинетта да эшләргә мөмкин булды. Кодлы сүздән файдалану Пенсия фонды белгечләре белән телефон консультацияләре барышында җентекле персональ мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.