Барлык шикле очракларда да РПФ контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Пенсия фонды Татарстан халкын төрле мессенджерларда хәбәрләр җибәрү аша җинаять очраклары турында кисәтә.
Хатын-кыз тавышы пенсионерларны пенсия фонды органнарына күчерелгән акчалар турында шәхси банк счетыннан киңәйтелгән өземтә сорап мөрәҗәгать итәргә чакыра. Түләү документларында пенсия күләме "өлешчә түләү" дип санала, ә Пенсия фонды ышаныч кәгазе буенча акча ала, дип ышандыра.
Әлеге хәбәрләр – җинаятьчеләр эше, дип билгеләп үтәләр ТР Пенсия фондында. Пенсия фонды линиясе буенча барлык түләүләрнең күләме пенсия һәм пособиеләр алганда квитанциядә күрсәтелгән, РПФ органнарына өземтә сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсия күләмен һәм башка түләүләрне шулай ук Россия Пенсия фонды сайтында гражданинның шәхси кабинетында онлайн рәвештә тикшерергә мөмкин, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Шикле очракларда ТР буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга (843) 279-27-27 телефоны буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.