Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.09.2022, 16:40

Мошенниклар белән телефоннан сөйләшкәннән соң пенсионер 100 мең сумнан артык акчасын югалткан

Хатынга билгесез затлар шалтыратып, оныгы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, дип хәбәр итә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче сентябрь). Казанда пенсионер хатын мошенникларның корбаны була. Оныгының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүенә ышанып, өлкән яшьтәге хатын җинаятьчеләргә 100 мең сумнан артык акча биргән.

16 нчы сентябрьдә зыян күрүченең өй телефонына билгесез хатын шалтырата. Хатын-кыз елавын ишеткәч, ханым оныгы шалтырата дип уйлый. Җинаятьче юл-транспорт һәлакәтенә эләктем, ярдәм кирәк, дип сөйли. Аннан соң сөйләшүгә үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше кушыла. Аферист юл-транспорт һәлакәте турында сөйли һәм хәлне җайга салу өчен бер миллион сум тирәсе акча җыярга кирәклеген билгеләп үтә. Зыян күрүче андый акчасы юклыгын әйтә һәм 130 мең сум акча бирергә тәкъдим итә. Мошенниклар ризалаша, һәм берникадәр вакыттан соң хатын үз акчаларын өенә килгән курьерга тапшыра.

Күпмедер вакыттан соң ул оныгына шалтыратырга була. Аның белән барысы да тәртиптә булуын белгәч, зыян күрүче аферистлар корбаны булуын аңлый.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 3 нче бүлегендәге 30 нчы маддәсендә каралган «Җинаять кылырга маташу» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. «Мәскәү» полиция бүлеге хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзли, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Кесә телефонына шалтыратып, туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга кирәкми.

Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истә тотарга кирәк.

Әгәр карта белән нинди дә булса операцияләр үткәрелүен сизсәгез, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар