В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аферистлар өлкән яшьтәге ханымнан 800 мең сум акча алырга маташкан
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы июнь). Казанда яшәүче пенсионер ханым, мошенниклар белән сөйләшүне туктатып, акчасын саклап калган. Аферистлар өлкән яшьтәге хатын-кыздан 800 мең сум акча алырга тырышкан, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклар хатынга шалтыратып, аның туганы белән булган авария турында сөйлиләр. Алар акча өчен «ярдәм» тәкъдим итә. Уяу пенсионер, сөйләшүне туктатып, якыннарына шалтыраткан.
Әлеге факт буенча «Дәрвишләр» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсенең 3 нче бүлеге «Җинаятькә әзерлек һәм җинаятькә кылырга маташу» һәм РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе 3 нче бүлеге «Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатылган.