Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.02.2022, 17:03

Казанда яшәүче пенсионер мошенникларга 500 мең сум акча тапшырган

Җинаятьчеләр зыян күрүчегә аның оныгы авариядә гаепле дип хәбәр итә.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче февраль). Казанда яшәүче 75 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны була, ул 500 мең сум акчасыннан колак кага.

4 нче февраль кичендә пенсионерның өй телефонына елаган тавыш белән билгесез ханым шалтырата һәм аны машина бәрдерүен, ә машина йөртүченең аның аркасында реанимациягә эләгүен хәбәр итә.

Пенсионер ханым аңа оныгы шалтырата дип уйлый. Аннары бер ир-ат шалтырата, ул үзен оныгының адвокаты дип таныштыра, «мәсьәләне җайга салу өчен» 900 мең сорый, югыйсә кызга төрмә срогы яный дип куркыта.

Зыян күрүче үз адресын әйтә һәм 15 минуттан ишеккә «ышанычлы кеше» шалтырата. Пенсионер курьерга 500 мең сум күләмендә булган бөтен акчасын биреп җибәрә.

Соңрак хатын-кыз оныгы белән шалтыратыша һәм аның белән бар да тәртиптә булуы ачыклана.

Әлеге факт буенча «Мәскәү» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлеше тарафыннан каралган «Мошенниклык» җинаять составы буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Караклык очраклары артуга бәйле рәвештә Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Туганнары турында телефон аша хәбәр иткән билгесез затларга ышанырга кирәкми. Шулай ук банк картасыннан акча күчерү очракларын булдырмас өчен, шәхси счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешманың – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истән чыгармаска кирәк. Әгәр карта белән нидер булуы яисә аны блокировкалау турында смс-хәбәр килсә, тиз арада банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә.  СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар