Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.02.2026, 17:38

Казанда яшәүче пенсия яшендәге ханым мошенникларга 260 мең сум акча биреп җибәргән

Полиция хезмәткәрләре өлкән яшьтәге хатын-кыздан акча алган курьерны тоткарлаган

Денис Гордийко фотосы

Татарстан башкаласында полиция хезмәткәрләре мошенниклык схемасында катнашуда шикләнелгән 22 яшьлек кызны тоткарлаган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

«Зареченский» полиция бүлегенә шәһәрдә яшәүче 76 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, телефон мошенниклары аны акча алу өчен килгән курьер-кызга 260 мең сум биреп җибәрергә күндергән. Берникадәр вакыттан соң өлкән яшьтәге хатын-кыз үзенең алдакчылар тозагына эләгүен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Мәгълүмати-телекоммуникация технологияләрен кулланып җинаятьләрне ачу бүлекчәсе хезмәткәрләре «Зареченский» бүлеге полиция эшчеләре белән бергә мошенниклар курьерын тоткарлый. Тоткарланучы зат шәһәрдә яшәүче 22 яшьлек кыз булып чыга.

Шикләнелүче зат үз гаебен таныган. Кызга карата «Алдау юлы белән чит милекне урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаять схемасында катнашучыларның башкаларын ачыклау эшен дәвам итә, шулай ук тоткарланучы затның шәһәр территориясендә шундый ук гамәлләргә катнашы булу-булмау ихтималын тикшерәләр.

Барлык яңалыклар