В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Караклар өлкән яшьтәге хатынны кызының юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуына ышандыра.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче декабрь). Казанда яшәүче 73 яшьлек ханым мошенниклар белән телефоннан сөйләшкәннән соң 120 мең сум акчасын югалткан.
Зыян күрүче башта аның өй телефонына шалтырату булганын сөйләгән. Пенсионер ханым телефонны ала һәм трубкада кызының тавышын ишетә. Әңгәмәдәше юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуын һәм аңа акча кирәклеген әйтә.
Өлкән яшьтәге хатын җинаятьчеләргә ышанган һәм кызы белән элемтәгә кереп тормаган. Нәтиҗәдә, ул килгән курьерга 120 мең сум акча биреп җибәргән. Соңрак пенсионер аны алдаганнарын аңлаган һәм ярдәм сорап полицейскийларга мөрәҗәгать иткән.
РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче «Мошенниклык» өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре җинаятькә катнашы булган затларны ачыклау буенча эш алып бара, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратучы һәм туганнарыгыз турында мәгълүмат бирүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамый.