В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җинаятьчеләр зыян күрүченең оныгына ярдәм итү сылтавы белән зур күләмдә акча таләп иткәннәр.
Фото: Марат Мөгыйнов
Пенсионер ханым сүзләренчә, аның өй телефонына мошенниклар шалтыраткан. Алар зыян күрүченең оныгы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, дип җиткергән. Аңа ярдәм күрсәтү өчен 100 мең сум акча кирәк булуын хәбәр иткәннәр.
ТР башкаласында яшәүче хатын таныш булмаган кешеләр белән сөйләшүне өзеп, полициягә мөрәҗәгать итә. «Зареченский» бүлегендә «Мошенниклыкка омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер полицейскийлар җинаятьчеләрне эзләү белән шөгыльләнә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары арту сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратып, туганнарыгыз турында мәгълүмат бирүче билгесез затларга ышанырга ярамый.
Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, исәп-хисап торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк.
Карта белән ниндидер операцияләр ясалуы турында шик булса, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратырга һәм хәбәр җибәрергә ярамый, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.