Товар сату турында игъланны ул интернет киңлекләрендә тапкан
Фото: Денис Гордийко
Сату-алу шартлары турында сөйләшкәннән соң, зыян күрүче товар һәм аны тиешле адрес буенча китереп бирү өчен акчаны күрсәтелгән счетка күчерә, ә сатучы исә элемтәгә чыгудан туктый. Зыян суммасы 20 мең сумны тәшкил итә, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Ведомствода тагын бер кат искәрттеләр: җинаять корбаны булмас өчен, чит кешеләрдән кергән барлык мәгълүматны тикшерү мөһим. Билгесез счетларга акча күчерергә ярамый.