В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Казан Кирмәнендә 15 март һәм 19 апрель көннәрендә белем бирү оешмалары укытучылары, җитәкчеләре һәм методистлары өчен бушлай экскурсияләр уздырыла. Программа нигезендә педагоглар экспозицияләр белән танышачак, мәктәп төркемнәре өчен мөмкинлекләр турында фикер алышачак һәм музей хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек турында ачык әңгәмә көтелә.
15 мартта экскурсияне «Эрмитаж-Казан» үзәгендә, Спас манарасы музеенда уздырачаклар. Чара 14:15 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Татарстанның табигый тарих музеенда, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда экскурсия 19 апрельдә оештырыла. Экскурсиядә катнашу өчен теркәлергә кирәк. Чара 14:30 сәгатьтә башлана.
Урыннар саны чикләнгән, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.