В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фестиваль финалына Россиянең 16 төбәгеннән вәкилләр чыкты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). Казанның Совет районында урнашкан 156-нчы номерлы мәктәп педагоглары коллективы «Инклюзив практикалар фестивале» төбәкара конкурсы лауреаты булды. Быел фестиваль өченче тапкыр узды, Мәскәүдә узган финалда Россиянең 16 төбәгеннән килгән вәкилләр катнашты.
Белем бирү процессына аерым белем бирү ихтыяҗлары булган балаларны уңышлы кертү өлкәсендә үз тәҗрибәләрен «Мәгариф барыбыз өчен дә» Милли коалициясендә катнашучы педагоглар тәкъдим итте. Конкурсның төп таләбе - инвалид балаларны өйдә түгел, ә сыйныфларда укыту.
Конкурсның финалисты һәм лауреаты, Казанның 156-нчы номерлы мәктәбенең социаль педагогы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Садикова сөйләвенчә, 2017 елның 1-нче сентябреннән әлеге учреждение аутистик спектрда тайпылышлар булган балалар өчен федераль стандартны кертү буенча база мәйданчыгы булып тора. «Фестивальдә без дәрес эшкәртмәләрен тәкъдим иттек, аларның гамәли кулланылышын күрсәттек: белгечләр белән дәресләр, арт-, музыка-, рәсем - һәм канистерапия куллану, тормыш компетенцияләрен үстерү», – дип уртаклашты ул. Мәктәп коллективы «Гомуми мәктәп белем бирү өлкәсендә иң яхшы инклюзив практика» номинациясендә лауреат булды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.