В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәйрия акциясе РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән уза
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). Татарстан укытучылары 6 мең көнкүреш химиясе җыелмасы алачак. 14 тоннага якын авырлыктагы бүләкләр Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарына, Татарстанның Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш һәм Саба районнарына тапшырылды.
Хәйрия акциясе РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән уза. Ул Укытучылар көненә багышланган, дип хәбәр иттеләр «Нэфис» группалар корпорациясенең матбугат хезмәтендә.
«Һәр бала өчен укытучы – ата-анадан соң иң мөһим кеше. Үсеп җиткәч тә, без тормышыбызда аерым роль уйнаган остазларны искә төшерәбез, – диде Ирек Богуславский. - Педагогларны бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләр теләргә кирәк дип саныйм. Көндәлек җаваплы хезмәте һәм үсеп килүче буыннар үсешенә керткән өлеше өчен барлык укытучыларга рәхмәт».