В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүчеләрне бүләкләү танылган рәссам музеенда булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь, Алинә Бережная). Бүген Казанда алтынчы тапкыр Константин Васильев исемендәге шәһәр премиясен тапшыру тантанасы узды. Җиңүчеләрне бүләкләү танылган рәссам музеенда булды.
Премия лауреатларын хөрмәтләү гадәттәгечә Константин Васильевның туган көнендә, 3-нче сентябрьдә үткәрелә. Бу көнне танылган рәссам музеенда иҗади һөнәр кешеләре – скульпторлар, рәссамнар, музыкантлар, шәһәрнең сәнгать мәктәпләре педагоглары җыела. Җиңүчеләрне Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров котлады. Җыелган халыкны сәламләп, премия үсеп килүче буынны тәрбияли торган сәнгать мәктәпләре укытучылары өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте. «Сез, хөрмәтле педагоглар, безнең өчен яңа йолдызчыклар ачасыз. Сәнгать мәктәпләреннән соң балалар архитекторлар, төзүчеләр булырга бара. Бүген иң яхшылар бүләкләнә», - диде Р.Гафаров.
Быел премиягә 4-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Дельфина Акчурина һәм Б.Әлмәнов исемендәге 3-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Инга Әлмәнова лаек булды. Казан Мэрының Рәхмәт хаты белән 1-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ольга Максимова бүләкләнде. Шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. «Иң яхшы портфолио» номинациясендә 6-нчы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Луиза Мәгъсүмова җиңүче булды. «Иң яхшы ачык дәрес» номинациясендә 2-нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ольга Перетягина бүләкләнде. «Һөнәргә тугрылык өчен» номинациясендә Яңа Савин районының 3-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Аида Вәлиуллина җиңде. «Уңышлы дебют» номинациясендә 2-нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Гүзәл Насыйбуллина алдынгы иде.
Җавап сүзе белән премия лауреаты Инга Әлмәнова чыгыш ясады. Ул Казан Мэры Илсур Метшинга, шәһәр җитәкчелегенә конкурсны уздырганнары өчен һәм анда тәҗрибәле генә түгел, ә яңа эш башлаган укытучыларга да катнашу мөмкинлеге тудырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Һәр конкурсантка да яхшы укучылар телим, аларны талантлы, уңышлы, намуслы кешеләр итеп тәрбияләргә насыйп язсын. Һәрбарчабызда тынычлык һәм иминлек юлдаш булсын. Барыгызга да зур җиңүләр һәм авыр хезмәтегездә уңышлар телим», – диде И.Әлмәнова.
Чараның тантаналы өлешеннән соң кунаклар Константин Васильевның яңартылган күргәзмәсен карадылар. Эшләр арасында рәссамның сеңлесе Валентина Алексеевна Васильева тәкъдим иткән «Рождение Дуная» картинасы һәм Мәскәүдә славян мәдәнияте музее аерым игътибарны җәлеп итте. Валентина Васильева барлык укытучыларга уңышлар теләде һәм конкурсны уздырганнары өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Мин абыемның туган көнендә монда булуым белән бәхетлемен. Рәссамнарга гына түгел, Татарстан җитәкчелегенә дә зур иҗади уңышлар телим. Абыемны искә алуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт белдерәм», – дип билгеләде В.Васильева.
Исегезгә төшерәбез, Константин Васильев премиясе Казан Башкарма комитеты тарафыннан балалар сәнгать мәктәпләренең, шәһәр музыка мәктәпләренең һәм сәнгать мәктәпләренең иң яхшы укытучыларына ярдәм итү, шулай ук күренекле рәссам исемен мәңгеләштерү максатыннан оештырыла. Ул соңгы өч елдагы эш нәтиҗәләре буенча бирелә. Шәһәр администрациясе, Мәдәният идарәсе, Мәгариф идарәсе, музей, урта һәм югары уку йортлары вәкилләреннән торган махсус конкурс комиссиясе педагогларның уңышларын, инновацион укыту методикаларын кертүне һәм Константин Васильевның иҗатын популярлаштыруны бәялиләр.