Конкурста катнашу өчен 2 меңнән артык кеше гариза биргән
Фото: мәгариф идарәсе
«Әлеге унлыкта булу – бик зур дәрәҗә. Асылда, алар Россиянең иң яхшы 10 җәмгыять белеме укытучысы. Шулар арасында Казаннан да педагог бар, һәм ул – мин, һаман да ышана алмыйм», – дип китерә Татьяна Борһанованың сүзләрен шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе.
Конкурста катнашу өчен 2 меңнән артык педагог гариза биргән, шуларның 270 е киләсе этапка үткән. Аларны тест нәтиҗәләре һәм мәктәпләрдә узган ачык дәресләр буенча сайлап алганнар.
Соңрак 35 финалист төркем биремнәрен үтәгән, аның йомгаклары буенча жюри әгъзалары җәмгыять белеменнән иң яхшы 10 педагогны билгеләгән.