Ерлан Аймаганбетов 129 нчы номерлы мәктәптә информатика укыта.
Фото: Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль). Казан педагогы Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумы амбассадоры булды. Чарада бөтен илдән 1,5 меңгә якын укытучы катнашты.
Казанда Ерлан Аймаганбетов 5 ел Идел буе районының 129 нчы номерлы мәктәбендә информатика укытучысы булып эшли. ТР башкаласына ул Оренбург өлкәсеннән 2018 елда килгән. Конкурста катнашу өчен педагогларга 5 этапны үтәргә – гариза тутырырга, анкета һәм тест узарга, педагогик эшчәнлектән кейс-ситуацияле тренажер һәм видеовизитка әзерләргә кирәк иде.
«Минем өчен сыйныф җитәкчесе булу үз өстемә бик зур җаваплылык алу – укучыны аңлау, аның тәрбиясе турында кайгырту, аның психик, физик, әхлакый халәтләрен күзәтү дигән сүз. Шулай ук укуда, сыйныф, тирә-юньдәге кешеләр белән аралашуда ярдәм итү», - дип шәрехләде Ерлан Аймаганбетов.
Форум Мәскәүдә узды: ике көн укытучылар түгәрәк өстәлләрдә, дискуссияләрдә һәм мастер-классларда булдылар, шулай ук белем һәм тәрбиянең яңа методикалары, хәзерге заман сыйныф җитәкчесе образы турында фикер алыштылар.