Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.09.2021, 09:54

Казан педагогы Мария Голованова «Россиянең ел укытучысы» бәйгесенең 15 финалисты рәтенә керде

Җиңүчене Дәүләт Кремль сараенда 10-нчы октябрь көнне игълан итәчәкләр.

Фото: instagram.com/obrazovanie_kzn

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Ж.А.Зайцева исемендәге 122-нче номерлы гимназиянең инглиз теле укытучысы Мария Голованова «Россиянең ел укытучысы – 2021» конкурсының 15 финалисты рәтенә керде. Конкурс сынаулары Ростов-на-Донуда уза.

Финалистлар ел укытучысы исеме өчен көрәшне «Класс сәгате» һәм «Мастер-класс» сынауларында дәвам итәчәк, аларның нәтиҗәләре буенча призерлар бишлеге билгеле булачак.

Җиңүче «Ел укытучысына сорау» матбугат конференциясе» конкурсы нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Ул Мәскәүдә 4-нче октябрь көнне «Россия сегодня» халыкара мәгълүмат агентлыгы матбугат үзәгендә узачак. Пресс-конференция режимында призерлар матбугат вәкилләре, педагогик һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге, мәктәп укучылары һәм педагогика югары уку йортлары студентлары сорауларына җавап бирәчәкләр.

4-нче октябрьдән 10-нчы октябрьгә кадәр Бөтенроссия «Укытучылар атналыгы» узачак, ул укытучы һөнәренә багышланган һәм аны популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларны үз эченә алачак. Педагоглар танылган теле- һәм радиопроектларда катнашачак. Атна сыйныф җитәкчеләренең беренче Бөтенроссия форумы белән тәмамланачак, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте.

«Россиянең ел укытучысы – 2021» конкурсына йомгак ясау 10-нчы октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда узачак. Җиңүче төп приз – «Зур бәллүр пеликан» алачак һәм ул Россия Федерациясе мәгариф министрының җәмәгать башлангычларында киңәшчесе булачак.

Барлык яңалыклар