В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Депутат фикеренчә, мондый дәресләрне уздыру Россиянең барлык төбәкләрендә яхшы гадәткә әверелергә тиеш
Фото: Марат Мөгыйнов
Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь, Диләрә Гафурова). Бүген II Казан халыкара юридик форумында Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников Казан мәктәпләрендә конституция буенча ачык дәресләр уздырырга тәкъдим итте.
Ул билгеләп үткәнчә, алда Россия Конституциясе көненең 30 еллыгы һәм шуңа бәйле рәвештә мондый дәресләрне үткәрүне яхшы традициягә әйләндерергә кирәк.
«Безнең алда 12 нче декабрь, Россия Конституциясе көне. Бу гадәти генә түгел, ә түгәрәк дата – 30 ел. Әлеге датага килгәндә, 25 еллыктан соң без мәктәпләрдә конституция буенча ачык дәресләр үткәрергә тырыштык. Минемчә, яхшы килеп чыга, бу эшне дәвам итәргә кирәк. Шуңа күрә Казанда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә шундый яхшы традиция булдырырга тәкъдим итәм», - диде Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисе.
II Казан халыкара юридик форумы 28-29 нчы сентябрьдә уза, анда 600 дән артык кеше җыелачак. Алар арасында хакимият органнары, юридик, педагогик һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре, 10 илдән һәм 30 дан артык шәһәрдән (Россия, Һиндстан, Кытай, Бразилия, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан һ.б.) галимнәр бар.
Быел форум илебездә мөһим вакыйгалар фонында уза. Алар арасында – Россия империясенең беренче юстиция министры Гавриил Державинның 280 еллык юбилее, РФ Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институтының 100 еллыгы, РФ Конституциясенең 30 еллыгы.