В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Уен спорт сараенда 18 нче майда узачак
Фото: Денис Гордийко
Гала-матчта олимпия чемпионы, дөнья чемпионы, 2 тапкыр Стэнли Кубогы иясе һәм Гагарин Кубогы иясе Павел Дацюк, «Ак Барс» хоккей клубы уенчысы, 2 тапкыр Гагарин Кубогы иясе Кирилл Петров уйнаячак. Шулай ук бозга олимпиада призеры, Гагарин Кубогы иясе Дамир Шәрипҗанов һәм «Ак Барс» хоккей клубы сакчысы Динар Хафизуллин чыгачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты матбугат хезмәте.
Уенны бушлай карарга мөмкин, ул спорт сараенда 15:00 сәгатьтә узачак.
Исегезгә төшерәбез, шул ук көнне спорт сараенда яшь хоккейчылар арасында «Алтын алка» турнирының финал уеннары узачак. Казан данын 2008 елда туган балалар уйнаган «Ак бүре» командасы яклый. Кичә хоккейчылар Хабаровск командасын 3:1 исәбе белән җиңде.