В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр өчен «Зәңгәр беретлар» ансамбле чыгыш ясаячак, кыр кухнясы һәм ату кораллары күргәзмәсе эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче сентябрь). 23 нче сентябрьдә Җиңү паркында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» шигаре астында патриотик акция узачак. Чара Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожск өлкәләрендә Россия составына керү турындагы референдумнар башлануга багышланган.
Шәһәр халкы каршында «Зәңгәр беретлар» хәрби-патриотик җыр ансамбле, иҗат коллективлары һәм патриотик җәмәгатьчелек вәкилләре чыгыш ясаячак. Шулай ук Җиңү паркында кыр кухнясы һәм ату кораллары күргәзмәсе оештырыла, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә.
Акция 15.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле. Чара Казанның Мәдәният идарәсе һәм «Сугышчан туганлык» бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы ярдәмендә узачак.