Акция бүген старт алды һәм 8-нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Казанда шәһәр яны поездлары пассажирлары, Кыш Бабай яки Кар кызы костюмнарын киеп, бушлай йөри алачак. Акция бүген старт алды һәм 8-нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Костюмнар гомумкабул ителгән стандартлар буенча булырга тиеш: Кыш Бабайның туны, бүреге һәм сакалы, Ә Кар кызының туны һәм толымы булу сорала. Киемнәр пычранырга, ә декор элементлары коелырга тиеш түгел. Бушлай йөрү өчен мәҗбүри шарт - бөтен сәфәр дәвамында костюмны салмау, дип хәбәр итә оештыручылар - «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе.