В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Махсус шартлар 2021 елның 31-нче гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Күрсәтелгән яшь төркеменә караган пассажир «РЖД» ачык акционерлык җәмгыятенең бердәм мәгълүмат-сервис үзәгенә +7(800)775-00-00 телефоны аша мөрәҗәгать итә һәм үзенең сәфәрен гамәлдән чыгарырга теләве турында белдерә ала. Оператор пассажирның мәгълүматларын һәм кичектерелә торган сәфәрнең реквизитларын теркәп куя. Шулай ук оператор пассажир белән сату пунктын килештерә, анда ярты ел дәвамында, юл документының оригиналы булган очракта, акчаларны кайтарырга мөмкин.
Шулай ук электрон билетларны алар рәсмиләштерелгән веб-ресурслар ярдәмендә кире кайтарырга мөмкин. Моннан тыш, 65 яшьтән өлкәнрәк пассажир урынына аның якыннарының билет кассасына файдаланылмаган юл документын гади язма ышанычнамә нигезендә кире кайтару мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә Горький тимер юлы матбугат хезмәте - «РЖД» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы.
Тулырак мәгълүматны «РЖД» ачык акционерлык җәмгыятенең бердәм мәгълүмат-сервис үзәгендә +7(800)775-00-00 телефоны аша белергә була.