Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2025, 14:12

Казан метрополитенында биометрия буенча пассажирлар 21,6 мең тапкырдан артык түләгән

Ел ахырына кадәр системаны кулланучылар һәр сәфәрдән кешбәк алырга мөмкин

Татарстан башкаласында метрополитен пассажирлары биометрия буенча 21 мең 696 тапкыр түләгән. Сервиска 2024 елның август ахырыннан җир асты транспортының барлык станцияләрендә дә кереп була.

Әлеге ысул белән түләү өчен «Биометрия дәүләт хезмәтләре» кушымтасы аша бердәм биометрик системада теркәлергә кирәк. Алга таба кулланучыга «СБПэй» мобиль кушымтасын күчереп алырга һәм, партнер банкларның берсендә хисапны сайлап, биометрик түләүне тоташтырырга кирәк.

Метрога узганда пассажирга турникеттагы махсуслаштырылган терминалга карау да җитә. Түләүне эшкәртү тизлеге берничә секундтан артмый. Система Face2 («Ак Барс» банкы ГАҖнең технологик бүлекчәсе) технологиясе базасында гамәлгә ашырыла.

2025 ел ахырына кадәр биометрия буенча тиз түләүләр системасы аша түләү пассажирларга һәр сәфәрдән 15 сум күләмендә кешбәк алырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» МУПдә.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Татарстан башкаласында трамвай, троллейбус һәм метро хезмәтләреннән 80,5 миллионнан артык кеше файдаланган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Җиңү Проспекты», «Яшьлек» һәм «Төньяк вокзал» метрополитен станцияләрендә быел косметик ремонт үткәрү һәм яктыртуны алыштыру планлаштырылган.
Барлык яңалыклар