Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.06.2024, 16:32

Казан – Арча электропоезды пассажирлары бушлай медицина тикшерүен уза алачак

Табиблар артериаль басымны үлчиячәкләр һәм тән массасы индексын билгелиячәкләр

Иртәгә Казанда «Сәламәт сәфәр» акциясе узачак. Аның ярдәмендә шәһәр халкы Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләреннән бушлай медицина ярдәме алачак.

Казаннан алып Арчага кадәр электричкада барган вакытта теләүчеләр артериаль кан басымын үлчәргә һәм тән массасы индексын белергә мөмкин. Шулай ук пассажирларга төрле авыруларны кисәтү һәм профилактикалау буенча белешмәләр таратачаклар.

Шәһәр яны поезды ТР башкаласыннан 8:21 сәгатьтә китәчәк һәм Арчага 9:56 киләчәк. Кире рейс 10:55 кә билгеләнгән. Пассажирлар Казанга 12:39 га кайтачак. Катнашу өчен алдан язылу таләп ителми, дип хәбәр итә оештыручылар.

Акция «Содружество» ППК тарафыннан Горький тимер юллары белән берлектә уздырыла.

Барлык яңалыклар

Казан – Арча электропоезды пассажирлары бушлай медицина тикшерүен уза алачак

<p> Иртәгә Казанда «Сәламәт сәфәр» акциясе узачак. Аның ярдәмендә шәһәр халкы Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләреннән бушлай медицина ярдәме алачак. </p> <p> Казаннан алып Арчага кадәр электричкада барган вакытта теләүчеләр артериаль кан басымын үлчәргә һәм тән массасы индексын белергә мөмкин. Шулай ук пассажирларга төрле авыруларны кисәтү һәм профилактикалау буенча белешмәләр таратачаклар. </p> <p> Шәһәр яны поезды ТР башкаласыннан 8:21 сәгатьтә китәчәк һәм Арчага 9:56 киләчәк. Кире рейс 10:55 кә билгеләнгән. Пассажирлар Казанга 12:39 га кайтачак. Катнашу өчен алдан язылу таләп ителми, дип хәбәр итә оештыручылар. </p> <p> Акция «Содружество» ППК тарафыннан Горький тимер юллары белән берлектә уздырыла. </p>