Май аенда Зөя утравына һәм Болгарга кадәр пассажир линияләрен ачу да планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Бүгенге көннән Идел буйлап пассажирлар навигациясе ачылды.
Казан елга портыннан, Югары Осланга тукталып, Печищига 4 көндәлек рейс оештырылган; Студенецка тукталып, 2 көндәлек һәм шимбә-якшәмбе көннәрендә бер рейс оештырылган. Казан суднолары шулай ук көненә 3 рейс ешлыгы белән Ташевкага һәм Түбән Ослан, Ключищи, Матюшино, Гребени, Шеланга авыллары аша бер көнгә 1 рейс ешлыгы белән Кызыл Байрак елгасына кадәр бара.
Моннан тыш, май аенда Зөя утравына һәм Болгарга кадәр пассажир линияләрен ачу планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.